Николай Рерих: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Хәтер: clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 27:
[[Файл:Nicholas Roerich, Guests from Overseas.jpg|200px|thumb|right|«''Диңгез артыннан кунаклар''»]]
[[1874 ел]]ның [[27 сентябрь|27 сентябрендә]] ([[9 октябрь]]) [[Питырбур]]да нотариус гаиләсендә туган.
Балачактан ук рәсем дәресләре алган. Эре нотариаль конторакантур хуҗасы булган әтисе җайга салынган эшен улына калдырырга уйлый, шуңа күрә улын хокук белгече итеп күрәсе килә. «''Русиягә рәсем ясаучылар түгел, җәмәгать хадимнәре кирәк''», ди ул. Николайның рәссамлыкка һәм тарих факультетында укыйсы килә. Әтисе белән компромисс буларак, Н. Рерих бер үк вакытта (''[[1893 ел|1893]]-[[1898 ел]]ларда'') [[Питырбур университеты]]ның юридик факультетында һәм Сәнгать академиясендә А. Куинджи остаханәсендә белем ала. Иртән остаханәдә шөгыльләнә, соңыннан юридик факультетка юнәлә, тарих буенча лекцияләр тыңларга да вакыт таба. Археология белән дә кызыксына. [[1898 ел]]да университетны тәмамлап, хокук белгече дипломы алып чыга. Диплом эшенең темасы: «''Борынгы Русь рәссамнарының хокукый халәте''».
 
Студент вакыттан ук, Н. Рерих рәсемнәре күргәзмәләрдә күренә, журналларда басыла башлый. Академиядә уку ахырында «''Русьның башлануы. Славяннар''» темасына картиналар шәкеле башларга уйлый. Беренче картинасын [[Павел Третьяков]] сатып ала, калган картиналарын да үз [[Третьяков галереясе|галереясына]] алырга теләк белдерә. [[1900 ел]]да Н. Рерих [[Париж]]га француз рәссамы Кормон остаханәсенә рәсем буенча белемен камилләштерергә китә. [[Франция]]дә уйлаган темасы буенча иҗатын дәвам итә. «''[[Варяглар|Диңгез арты кунаклары]]''» картинасын да шунда яза.