Электр станциясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 16:
Җылылык электр станцияләре өчен плотина һәм [[сусаклагыч]]лар кирәк түгел, аларны һәр җирдә төзеп була. Әмма су җылыту һәм пар алу өчен ТЭСка һәрвакыт [[ягулык]] кирәк. ТЭС өчен күмер төялгән [[поезд]]лар бер-бер артлы килеп тора.
 
[[Атом-төш энергиясе]]н атом электр станцияләрендә (АЭС) чыгаралар. АЭСларга ягулык бөтенләй аз кирәк. Нибары 1 грамм атом ягулыгы бөтен бер вагонвагун күмерне алыштыра. Җылылык электр станциясендәге кебек үк, атом электр станциясендә дә электр генераторларын пар турбиналары әйләндерә. Әмма анарда күмер миче дә, газ миче дә, пар казаны да юк. Пар алуда файдаланыла торган җылылык атом реакторында — атом-төш реакциясе нәтиҗәсендә бүленеп чыга. Атом-төш реакциясен өзлексез кабатланып торган бик көчле булмаган атом шартлаулары белән чагыштырырга мөмкин. Әмма болар тыныч шартлаулар. Реактор ышанычлы калын бетон стеналар эчендә. Атом-төш реакциясен автомат приборлар өзлексез күзәтеп торалар. Кирәк икән, аны тиз генә туктатырга була. Атом электр станцияләрендә эшләве гадәти җылылык электр станцияләрендә эшләүдән куркынычрак түгел.
 
Галимнәр һәм инженерлар электр энергиясенең яңа чыганакларын эзлиләр. Мәсәлән, диңгезләрдәге су күтәрелү һәм төшүне эшкә җигеп була. Диңгезне электр станцияләренең гидротурбинасын әйләндерергә мәҗбүр итү өчен су күтәрелеше станцияләрен (приливной яки ПЭС) төзиләр.