Кар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Мактанчык (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 1:
[[Файл:SnowflakesWilsonBentley.jpg|thumb|Кар бөртекләре]]
[[Файл:SnowflakeSymmetry.jpg|thumb|left|150px|Кар бөртегенең симметриясе]]
'''Кар''' – ул кар кристаллары (кар бөртекләре) формасындагы каты [[явым-төшем]], күбрәк салкын [[температура]]да барлыкка килә.
 
[[Җил]] [[көньяк]]та, [[океан]] һәм [[диңгез]] өстендә йөзеп йөргән [[болыт]]ларны төньякка куа. Салкын [[һава]]га килеп кергән болытлар әкренләп суына, һәм бик вак, җиңел кристаллар – кар бөртекләре хасил була. Кыскасы, су тамчылары боз тамчыларына әйләнә.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/2287/read?locale=tt#page39 Җил каян килә? бит39]</ref> Болыттагы вак су тамчылары шундый ук тузан бөртекләре белән кушылып бозлангач, кар бөртекләре барлыкка киләләр. Аннан соң 0,1 мм гы кристаллар җиргә төшә башлыйлар һәм әкренләп һавадагы конденсация нәтиҗәсендә үсә баралар. Нәтиҗәдә, барыбызга билгеле булган алты очлы кар бөртекләре барлыкка килә.
Юл номеры - 14:
[[Файл:Skiing Christmas '05 034.jpg|thumb|220px|right|Төннә [[сулыклар]]дан күтәрелгән пардан кар өстенә яткан [[бәс]]]]
==Карның әһәмияте==
Кар җирне каплап ала да андагы җылыны тышка чыгармый, ә суыкны үткәрми. Карның әлеге сыйфаты үсемлекләр һәм хайваннар өчен файдалы. Үләннәр дә, көздән баш калкытып калган уҗымнар да кар астында өшемиләр. [[Тычкан]]нар, [[бурсык]]лар, [[аю]]лар да кыш көне өннәрендә рәхәтләнеп җылынып ята алалар. Кар шәһәр һавасын да чистарта. Яуган вакытта ул һаваны сафландыра, төтенне, корымны, тузанны үзенә сеңдерә. Басу кырыйларына кыр ышыклау полосалары – [[агач]]лар утырталар. [[Кыш]] көне басу уртасына махсус кар тоту җайланмалары да куялар. Алар тирәсенә күп итеп кар сала. Кар ничаклы күбрәк җыелса, җирнең дымы шулчаклы булачак, һәм киләсе елга иген уңачак. Яз көне кар эри һәм ташу яки гөрләвек булып ага, [[урман]]нарны, [[басу]]ларны, бакчаларны дым белән сугара. Ә бу, үз чиратында, [[үсемлек]]ләр, [[агач]]лар өчен файдалы.
 
Кар күп яву зыян да китерергә мөмкин. Өстәвенә, җил чыгып, буран да бурый башласа. [[Очкыч]]лар оча алмый, поездлар[[пуез]]лар кузгалмый, [[автомобиль]] [[юллар]]ы ябыла. Юлларга салган карны чистартырга күп вакыт кирәк. Күп яуган җепшек кар агач ботакларына, электр үткәргеч чыбыкларга сыланып кала. Аның авырлыгыннан алар сынарга, өзелергә мөмкин.
 
==Кар ташкыны==