Никотин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 60:
Никотин [[алкалоидлар]]ы шулай ук [[кока]] яфракларында бар. Никотин коры [[тәмәке]]нең 0,3 - 5 % авырлыгын тәшкил итә, махоркада 2,2%. Никотинның [[биосинтез]]ы тамырда, ә никотин туплануы яфракларда уза. Никотин — көчле [[бөҗәк]]ләргә тәэсир итүче [[нейротоксин]] һәм [[кардиотоксин]]; шунлыктан элек [[инсектицид]] буларак файдаланылган.
 
Тәмәке төтененең составында 30лап химик матдәнең (никотин, аммиак, синиль кислотасы, исле газ, [[никель]], [[хром]], [[мышьяк]] һәм башкалар) никотин – иң куркынычы. Әлеге алкалоид тәмәкенең барлык төрләренә дә керә һәм 0,68-4,8 процент тәшкил итә. Кешене үтерү өчен аның 0,08-0,16 граммы (20-25 папирос) да җитә. Әгъзәләргә кергән никотинның бер өлеше бик тиз тарала, ләкин шул кыска вакытта да ул бар организмны агуларга өлгерә. Агулану беренче тапкыр тәмәке тартканда аеруча сизелә. Мондый чакта кеше хәлсезләнә, колак һәм баш шаулый, йөз агара, селәгәй ага, укшыта, йөрәк кага, хәтта аң югалтып егылырга мөмкин. Берничә тәмәке тартканнан соң, кеше аңа шулкадәр ияләшә ки: организмда үзгәрешләр башлана. Агулы матдә беренче чиратта үзәк нерв системасын, йөрәк-кан тамырларын зарарлый. Соңыннан башка әгъзаларга – үпкәгә, бавырга, ашказанына чират җитә. Әгәр бүлмәдә тәмәке тартучы бар икән, тәмәке төтене барлык кешене дә агулый. Аларның организмында да үзгәрешләр башлануы ихтимал. <ref>[http://www.vatantat.ru/salamatlek/page205.htm ВТ: Сәламәтлек. Вакытсыз картайма!]</ref>
 
Никотин [[йөрәк]] кыскаруларын 15-20 процентка көчсезләндерә, [[йөрәк-кан тамырлар]]ы системасын күтәренке режимда эшләргә мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә кан тамырлары кысыла, [[инфаркт]] булырга мөмкин. Тәмәке тарту шулай ук тирә-яктагы кешеләр өчен дә куркыныч. Тартучы ата-аналарның балалары йөткерү белән интегә, аларда [[бронхит]] һәм [[пневмония]] авыруы үсү куркынычы арта. Төрле органнар һәм системаларның, беренче чиратта йөрәк һәм баш миенең кан белән тәэмин ителеше бозыла. Хәтер һәм эшкә сәләтлелек акрыная. Акыл сәләте кими. Тәмәке төтенендә булган зарарлы матдәләр [[яман шеш]] авыруының барлыкка килүенә булышлык итә. Организмның саклану сыйфатлары көчсезләнә. Тәмәке тартучылар үпкә ялкынсынуы, [[туберкулез]], бронхиаль [[астмаасмы]] белән еш авырыйлар. Тәмәке [[хатын-кыз]]ның тышкы кыяфәтенә тискәре йогынты ясый.<ref>[http://konbagish.narod.ru/otv5-6_1-2.htm Юлда йөрү кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү буенча «КӨНБАГЫШ» уку елы буе дәвам иткән конкурс] </ref>
 
== Искәрмәләр ==