«Арпа (ыруг)» битенең юрамалары арасында аерма

23 байта добавлено ,  2 ел элек
к
clean up using AWB
к (clean up using AWB)
 
|ncbi=4512
}}
'''Арпа́''' (''Hordeum''), [[кыяклылар]] гаиләлегеннән бер һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы; бөртекле ашлык культурасы, якынча 10 төрне берләштерә.
 
Арпа ыругында Төньяк ярымшарның һәм Көньяк Американың тропик булмаган өлкәләрендә, тропикларның биек тауларында үсә торган 30 лап төре исәпләнә. Арпа, азык һәм терлек азыгы үсемлеге буларак, бик борынгы культура. Башакчыклары бер чәчәкле, алар башак күчәренең һәр буынында өчәрләп урнаша. Кылчыклары озын. Арпа — бөртеклеләр арасында иң тиз өлгерә торган культура, шуңа күрә аны Ерак Көньякта һәм биек тауларда үстерергә мөмкин.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page401 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит401]</ref>
 
==Сыйфатлама==
Культурада Гордеум сативум (Hordeum sativum) төре генә киң таралган, ә калган төрләре — кыргый үсә торганнар. Арпаның тамыр системасы чуклы, төп массасы сукаланган катламда тарала, аерым тамырлары 1 м тирәнлеккә кадәр китә. Сабагы — куыш эчле салам, биеклеге 30-35 см дан 130-135 см га кадәр. Яфрагы бүтән кыяклыларга караганда киңрәк. Чәчәк оешмасы — башак. Җимеше — бөртек, кабыклы яисә ялангач, сары, коңгырт яки [[көрән (төс)|көрән]] төстә. Арпа — дым яратучан берьеллык үсемлек, уңдырышлы балчыксыл, нейтраль реакцияле һәм туклыклы матдәләре җитәрлек булган туфракта яхшы үсә. Арпа күп рәтле, ике рәтле һәм арадаш рәтле өч төргә бүленә.
 
==Әдәбият==
1 234 896

правок