Патагония: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →top: clean up |
|||
Юл номеры - 2:
'''Патаго́ния''' — [[Көньяк Америка]]ның бер кисәге. Төгәл билгеләнгән чикләре юк, ләкин еш кына [[Аргентина]]дагы [[Рио-Колорадо (елга)|Рио-Колорадо]] һәм [[Чили]]дагы [[Био (елга)|Био]] елгалары арасындагы территорияләрне Патагония дип атыйлар. Кайчак Патагониягә шулай ук [[Утлы Җир (архипелаг)|Утлы җир]]не дә кертәләр. Көнбатышында [[Анд таулары]]ның бер өлешен, көнчыгышта тигезлекле җирләрне үз эченә ала. «Патагония» атамасы patagón сүзеннән килеп чыккан. Бу сүз белән [[Фернан Магеллан|Магеллан]] экспедициясендәгеләр бу җирләрдә туып үскән озын буйлы халыкны атап йөрткәннәр. Аларның уртача буйлары 1,8 метр булган, [[испаннар]]ныкы исә бары тик 1,55 м.
Климаты уртача, ярымчүлләргә хас. Еллык явмнар саны 150—300…600—700 мм гача. Июльнең уртача температурасы 2°…8°, көнбатышта —5° ка кадәр, гыйнварның уртача температурасы +10…+20°. Көчле җилләр исеп торалар. Елгалары Анд тауларыннан башланып, Патагонияне тирән каньоннар белән кисеп үтәләр. Туфраклары [[соры төс|соры]] һәм кәстәнә. Кыяклы үләннәр һәм куаклыклар үсәләр.
Нефть һәм [[табигый газ]] чыганклары бар.
|