Пьер Абеляр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link GA template (handled by wikidata)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 24:
'''Пьер Абеляр''' ({{lang-fr|Pierre Abailard/Abélard}}) — [[французлар|француз]] [[дин]] белгече, [[фәлсәфәче]], [[шагыйрь]], схоласт.
 
Ул [[Париж]]да рыцарь[[ритсер]] гаиләсендә туа һәм шунда дини мәктәптә белем ала. Абеляр борынгы антик мәдәнияткә зур ихтирам белән карый. [[Әфләтүн]], [[Аристотель]] һәм [[Цицерон]] әсәрләре белән якыннан таныша. Ә [[мәҗүсилек|мәҗүси]] динне ул [[христианлык|христиан]] диненең элгәре дип саный. Абеляр тирән һәм зирәк акыллы шәхес булып формалаша. Ул егет чагында ук халык алдында уздырыла торган төрле сүз ярышларында катнаша башлый һәм, оста сөйләү сәләтенә ия буларак, шушы ярышларда җиңеп чыгуы белән таныла. Ул Парижның Собор мәктәбендә укый, анда шушы мәктәпнең җитәкчесе [[Гильом де Шампо]] белән фәнни бәхәскә кереп, аннан китәргә мәҗбүр була.
 
Замандашлары Абелярны [[Сократ]] белән чагыштырганнар. Ул, нәкъ [[Борынгы Греция|борынгы грек]] фәлсәфәчесе кебек, ил гизүче, мөсафир-галим була. Соңрак Абеляр үзе укыган Собор мәктәбенә кайта, ләкин инде шәкерт булып түгел, ә укытучы булып. Бу вакытта Абелярның абруе һәм халык арасында тоткан даны инде шактый югары була. Руханилар моны күралмыйлар, алар мәшһүр галимгә аяк чалырга сәбәпләр эзли башлыйлар, аның ялгышканын көтәләр, һәм алар көткән форсат табыла: Абелярның яраткан кызы Элоиза белән булган гыйшкый мөнәсәбәтен фаш итеп, аны физик һәм мораль яктан хурлыйлар. Шуннан соң ул монахлыкка китәргә мәҗбүр була.