Паслен ыругы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 53:
|grin = 11264
}}
'''Паслен ыругы''', яки '''Эт карагаты ыругы''' ({{lang-lat|Solanum}}) — [[пасленчалар]] гаиләлегенең иң ишле ыругы. Ул якынча 1700 төрне үз эченә ала. Ике ярымшарның да тропик, субтропик һәм уртача өлкәләрендә киң таралган, шулай да үзәге — [[Көньяк Америка]]. Алар — күпьеллык, сирәгрәк берьеллык үләнчел үсемлекләр, ярымкуак, кайчак зур булмаган агачлар да. Җимеше — 2 оялы күп орлыклы җиләк.
 
==Паслен ыругының төп төрләре==
Бүлбеле паслен, яки [[бәрәңге]] (''S.tuberosum'') — аеруча әһәмиятле культуралы үсемлек.
 
Паслен ыругының тагын бер әһәмиятле вәкиле — [[баклажан]] (''S.melongena''). Ул — биек сабаклы, эре яфраклы, [[шәмәхә төс|шәмәхә]] чәчәкле һәм түгәрәк, грушасыман яки цилиндрсыман җимешле күпьеллык үләнчел үсемлек. Җимешләре еш кына [[шәмәхә төстәтөс|шәмәхә төс]]тә. Кәсә җимеш өлгергәндә чәнечкеле. Баклажанның кыргый төре Һиндстанда һәм [[Бирма]]да үсә. Беренче булып [[Һиндстан]]да культуралаштырыла, аннан башка илләргә дә тарала.
 
Томат, яки помидор ыругы (''Lycopersicon''). Көньяк Американың [[Тын океан]] яр буйларында ([[Колумбия]], [[Чили]], [[Перу]]) һәм Галапагосс утрауларында 7 төре очрый.
 
Культуралы, яки ашарга яраклы [[томат]] (''L. esculentum'') 60—80 см биеклегендәге тармакланучан сабаклы берьеллык үсемлек. Яфраклары өзекле парсыз каурыйсыман. Чәчәкләре озын санлы, бөтеркә чәчәк төркеменә җыелган. Таҗы сары төстә. Җиләге ачык кызыл төстә, эре, күн оялы. Барлык илләрдә дә күн кенә сортлары куль-туралаштырыла. Испания һәм Португалиядә томатны «алтын алма» дип атыйлар. «Помидор» дигән (pomo d’oro) исеме шуннан алынган.<ref name="ReferenceA">Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит350</ref>
 
Пасленчалар семьялыгыннан гади физалис та (''Physalis alkekengi'') азык буларак әһәмиятле; аның куыксыман кабарган кәсәсе җимеш өлгергәндә бигрәк тә зурая һәм ачык төскә керә; яшелчә борычы, кузаклы борыч (Capsicum annuum) шулай ук күп илләрдә үстерелә, аның җимешләре A һәм C витаминнарын туплавы буенча яшелчә үсемлекләре арасында беренче урынны алып тора. Пасленчалар арасында дару үләннәре дә күп. Тилебәрән үләне ыругы (Hyosciamus) Канар утрауларында, Европа, Төньяк Африка, Көнбатыш һәм Урта Азиядә үсүче 20 ләп төрне берләштерә.
Юл номеры - 69:
 
==Татарстан табигатендә==
Татарстанда 2 кыргый төре очрый. Бу — әчкелтем-татлы паслен (''S.dulcamara'') — [[шәмәхә төс|шәмәхә]] чәчәкле һәм ачык кызыл җимешле ярымкуак һәм кара паслен (''S.nigrum'') — ак чәчәкле һәм кара җимешле берьеллык үлән. Алар — агулы үсемлекләр.<ref>Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит350<name="ReferenceA"/ref>
 
== Чыганаклар ==