Георг Һегел: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к {{|}}
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 24:
'''Георг Вильгельм Фридрих Һе́гель''' ({{lang-de|Georg Wilhelm Friedrich Hegel}}) — [[алманнар|алман]] [[фәлсәфәче]]се, [[алман классик фәлсәфәсе]]нең һәм романтизм фәлсәфәсенең вәкиле, объектив идеалист.
 
Һегель [[Штутгарт]] шәһәрендә югары дәрәҗәдәге чиновникчинауник гаиләсендә туа. Тюбинген шәһәрчегенең теологик институтында [[фәлсәфә]] һәм [[теология]] буенча белем ала. Яшь галимнең сәяси карашларына [[Бөек француз буржуаз-демократик инкыйлабы]]ның идеяләре зур йогынты ясый. Ул [[Алмания]]дәге феодаль, консерватив тәртипләрне тәнкыйтьли, республика принципларын алга куя. [[Борынгы Греция]] демократиясенә югары бәя бирә, җәмгыятьнең рухи тормышына килгәндә, христиан динен тәнкыйтьләп чыга. Һегель үзенең беренче хезмәтләрендә, Алманиянең таркаулыгына пошынып, буржуаз тәртипләр нигезендә үзгәртеп кору идеяләрен яклап чыга.
 
[[XVIII гасыр]]ның азагынача ул [[укытучы]]лык, [[мөхәррир]]лек [[кәсеп]]ләре буенча эшләр алып бара, ә [[1801 ел]]да [[Йена университеты]]нда укыта башлый. Бу аның иҗади эшчәнлегендә яңа этапны ачып җибәрә. Ул [[Иммануил Кант|Кант]] белән [[Иоһанн Фихте|Фихтеның]] субъектив идеалистик пландагы хезмәтләрен тәнкыйтьләп чыга. Шул чорда ул үзенең «Рухның үсеше» дигән атаклы хезмәтен иҗат итә. Ә соңрак, [[Нюрнберг]] шәһәрендә гимназия директоры булган вакытта, иң зур мактауларга ия булган «Мантыйк фәне» дигән әсәрен яза.