«Швециядә Һинд дине» битенең юрамалары арасында аерма

к
(Инглиз Википедиясе мәкаләсеннән тәрҗемә иттем. A.Khamidullin)
 
 
==Искәрмәләр==
<references/>
'''Ананд Марга Прачарака Самгха''' Швециядә 1970-енче еллар уртасыннан бирле булган. Аның башлангыч өйрәтү үзәге Киса һәм Виммербига якын Идрефорста. Ул шулай ук соңгы ике унъеллык дәвамында Саттва дип аталган органик ипи пешерү кибетен тоткан. Ананда Марга Һиндстанның Югары Мәхкәмәсе тарафыннан Һинд диненең Шайвайта тармагы дип игълан ителгән булган. Ананда Марга үзен йога һәм медитация кебек универсаль рухи практикаларына нигезләнгән универсаль дин дип атарга сайлый. Шри Шри Анандамуртиджи Ананда Марганың нигезләүчесе булган һәм 1922 елдан 1990 елга кадәр яшәгән. Ул Стокһольмга 1979 елда килгән. Ананда Марганың дини укытучылары Ачарьялар һәм Авадхуталар дип атала һәм аларга Дадалар (ир кеше остазлар) һәм Дидилар (хатын-кыз остазлар) дип эндәшәләр. Атна саен уза торган хезмәт Дһарма Чакра дип атала һәм Стокһольмда 27 Krukmakargatan, Mariatorget,Stockholm адресы буенча башкарыла. Ай эчендә бер мәртәбә өч сәгатьлек аханда Киртан үткәрелә. Ананда Маргилар (Ананда Марга әгъзалары) кырыс вегетарианнар һәм суган, сарымсак һәм гөмбә ашамыйлар. Кайбер маргилар веган булырга сайлыйлар. Ананда Марга Шива һәм Кришнаны бу җиргә реализацияләнгән Остазлар буларак килгән ике Ходай кешеләр буларак таный. Шри Шри Анандамуртиджи шул ук төркемгә керә.
 
==Тышкы сылтамалар==
1 214 301

правка