Зәки Хәбибуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 30:
Балтыйк буеннан 1 нче Белорусия фронтына күчерелгән Двина укчы дивизиясе һөҗүмнең төп юнәлешенә эләгә. Командование двиналылар алдына боз өстеннән [[Висла]] елгасы аркылы чыгу һәм [[Пульпо]] районында гитлерчылар оборонасын өзү бурычын куя. Дивизия командиры булачак һөҗүмдә төп бурычны подполковник Хәбибуллин полкы үтәргә тиеш дип таба. Полк көчле ут астында юка боз өстеннән елганың көнбатыш ярына беренче булып чыгарга һәм немецларның сигез айдан артык вакыт эчендә җентекләп корган өч полоса ныгытмаларын өзеп үтәргә тиеш була. Үз дивизиясендә генә түгел, корпуста да, армиядә дә Хәбибуллин иң яхшы полк командирларының берсе булып санала. Бу югары абруйны офицер Ленинград һәм [[Рига]] яннарындагы сугышларда, хәрби тәҗрибәсе һәм армиядә озак вакытлар хезмәт итүе белән яулап алган.
 
14 гыйнварга каршы төндә совет гаскәрләре [[Висла]]ның көнчыгыш ярында сугышчан хәрәкәтләргә тулысынча әзер торалар. Хәбибуллин полкы беренче эшелонда була. [[Советлар Берлеге каһарманы]] капитан Маматов батальоны исә төнлә боз өстеннән елганы ике өлешкә бүлеп торган [[Кемпа-Канарска утравы]]на үтә. Атакалаучы роталар яр буена чыккач, саперлар тарафыннан мина кырларында әзерләнгән тыкрыклар аша немецларның траншеяларына бәреп керәләр. Подполковник Хәбибуллин атаканың барышы турындагы хәбәрне түземсезлек белән көтә. Озакламый команда пунктына алгы отрядның уңышлы рәвештә һөҗүм итеп баруы турында беренче хәбәрләр килә. Ун сәгатьтә капитан отрядның Пульконы алуы турында хәбәр итә. Елга аша кичкән икенче һәм өченче батальоннар алгы отрядтан сулдарак хәрәкәт итәләр һәм артиллерия булышлыгында фашистларны Острувек авылында атакалыйлар Пулькода дошман тар-мар ителә. Икенче көнне полковник һөҗүмне дәвам иттерә һәм дошман тарафыннан ныгытылган [[Канары]] авылын штурмлый. Алга киткән полк дошманның тылына куркыныч тудыра. Дивизия немецларны ял һәм тынгы белми һаман эзәрлекләп бара, һәр көнне Польшаның яңа шәһәрләре азат ителә. Сугышларда үзен бик яхшы күрсәткән Хәбибуллин полкы 18 гыйнварда Сохачев һәм [[Лович]] шәһәрләрен, 19 гыйнварда [[ЛодзьЛуҗ]], 22 гыйнварда [[Аргенау]] һәм [[Александров]] шәһәрләрен алганы өчен командование приказларында билгеләп үтелә.
Шушы уңышлы һөҗүм нәтиҗәсендә дивизия немец гаскәрләренең [[Варшау]] тирәсендә тупланган төркемнең тылына барып чыга. Дошманга камалу куркынычы яный башлый. Сугышчан бурычны уңышлы үтәгәне өчен дивизиягә [[Кызыл Байрак ордены]] тапшырыла. Ә подполковник Зәки Хәбибуллин исә 1945 елның 27 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.