Михаил Девятаев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 40:
1941 елдан [[Бөек Ватан сугышы]] фронтларында, 104нче кырып бетерүчеләр авиация полкында звено командиры (2нче һава армиясенең 9нчы кырып бетерүчеләр авиациясе дивизиясе). Көньяк-көнбатыш, Воронеж һәм 1нче Украина фронты гаскәрләре составында [[Сталинград сугышы|Сталинград]] (1942-43) һәм [[Курск сугышы|Курск]] (1943) сугышларында, Житомир-Бердичев, Корсунь-Шевченко, Ровно-Луцк һәм Проскурово-Черновцы һөҗүм операцияләрендә катнаша (1944). 1944 елныэ 13 июль кичендә Девятаев очкычы кырып бетерүчеләр төркеме белән дошман авиациясе һөҗүменә каршы очып китә. [[Львов]] шәһәре янында Девятаев яралана, очкычына ут каба. Тәне нык пешкән очучы әсирлеккә эләгә.
 
Сорау алганнан соң, аны абверның разведка төркеменә, соңрак [[ЛодзьЛуҗ]] хәрби әсирләр лагерена, аннары Заксенхаузен ([[Көнигсберг]] шәһәре) концлагерена күчерәләр. [[1944 ел]]ның [[13 август]]ында Девятаев хәрби әсирләр төркеме белән беренче тапкыр качарга омтылып карый. Качкыннар тотыла. Үлемгә хөкем ителгән әсирләр [[Балтыйк диңгезе]] Узедом утравындагы (Германия) ракета кораллары сынала торган («Фау-2» ракеталары) Пенемүнде яшерен полигонына озатылалар.
 
1945нең 8 февралендә Девятаев кабатланмас каһарманлык күрсәтә: 9 хәрби әсир белән алманнарның гадәттән тыш яшерен «Хейнкель-111» очкычын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә Пенемүнде полигонындагы яшерен завод, ракета җибәрү өчен диңгез буендагы старт җайланмалары, аларның төгәл координатлары турында стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра.