Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 106:
Мәсәлән, [[«Бәянелхак» газетасы]] үзенең төп укучылары итеп шәһәр эшмәкәрләрен, сәүдәгәрләрне күргән, ә андыйлар бераз русча белгән. Шуңа күрә «Бәянелхак» редакциясе игъланнарны русча-татарча бирүне уңай күргән. Г. Тукай бу мәсьәләгә карата ачынып яза: «Татар игъланнарын халык аңын үстерүгә файдаланасы урынына русларга кирәк булган реклама бастырыла. Ә татар кешесе бит зиһенгә дә, җанга да яңалык, рухи азыклау өметеннән языла».Ибраһимов Г. Әсәрләр. 8 томда. 5 нче том. Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр / Г. Ибраһимов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – Б. 63.
 
Шул чор татар зыялыларын борчыган икенче төп мәсьәлә - реклама эчтәлегенең чынлыкка туры килмәве. Ул дәвердә рекламага, реклама бирүче һәм аны бастыручыга төрле караш, төрле фикер урнашкан. Халыкның күренекле әдипләре Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камал да сәүдә-базар мөнәсәбәтләреннән читтә калмыйлар, газета-журнал битләрендә урнаштырылган, шәһәр урамнарында эленгән игъланнар турында үз фикерләрен укучыларга җиткергәннәр. Гасыр башының мәшһүр тәнкыйтьчеләрен реклама текстларында кулланылган тел чаралары, халыкка тәэсир көче кызыксындыра. Мәсәлән, [[Галимҗан Ибраһимов|Г. Ибраһимов]] [[1912 ел]]да [[«Йолдыз» газетасы]]нда басылып чыккан мәкаләсендә матбугат битләрендә кирәксез, ялган рекламаның күп булуына борчылып яза. «Русларның урам вә аяк асты гәзитләрен күргәнегез бардыр. Шул сатлык гәзитләрендә ялганчы җәһүтләрнең һәм җил өстенә корылган [[Варшау]], [[ЛодзьЛуҗ]] фабрикаларының, дәхи дә шуларга әхлакта шәрик булган һәртөрле аферистларның баштанаяк «алдау, куык вә афера» белән кабартылган игъланнары да күзегезгә чалынгалый булыр.
 
Сез шул куыкларны искә алыгыз да, һәр көн гәзитә битләрендә чыкмакта булган безнең китап базарның игъланнары белән чагыштырып карагыз: бер-беренә бөтенләй башкача күренергә тиеш булган шул ике төрле реклам арасында ике тамчы суның бер-беренә охшавы мәртәбәсендә үк якын бер кардәшлек бар түгелме?