Казан урамы (Алабуга): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
к викиләштерү
Юл номеры - 1:
{{Урам|
|шәһәр=[[{{Алабуга]] гербы}}
|төбәк= {{байрак|Татарстан}} [[Татарстан]]
|ил=[[Русия]]
|исем= Казан урамы
|фото= Elabuga ul kazanskaya.jpg}}
'''Алабуганың Казан урамы''' ({{lang-ru|улица Казанская}}, {{lang-en|Kasanskaya street}}) — [[Татарстан]]ның [[Алабуга]] шәһәрендәге тарихи урам. [[1991 ел]]га кадәр Карл Маркс урамы исемен йөрткән. Шәһәрнең тарихи өлешендә көнбатыштан көнчыгышка таба сузыла. [[Ленин мәйданы (Алабуга)|Ленин мәйданын]] кисеп үтә, Зур Покрау {{comment|урамы|русча: Большая Покровская}}, Болын {{comment|урамы|русча: Луговая}}, Чәчәкле {{comment|урамы|русча: Цветочная}}, [[Галиәсгар Камал урамы (Алабуга)|Г. Камал]], Н. Дурова тыкрыгы, Карлы {{comment|урам|русча: Снежная}}, Совет урамы, [[Габдулла Тукай урамы (Алабуга)|Г. Тукай]], Маяковский урамы, [[Муса Җәлил урамы (Алабуга)|М. Җәлил]], Кече Покрау {{comment|урамы|русча: Малая Покровская}}, Тугаров урамы, Тойма {{comment|урамы|русча: Тойминская}}, Татарстанның 10 еллыгы урамы, Стахеевлар урамы, Спас урамы, Гассар урамы, Говоров урамы, Яр буе {{comment|урамы|русча: Набережная}} белән кисешә. Шәһәрнең яңа өлешендә Разведчиклар урамы булып дәвам итә. Почта индекслары 423600, 423601, 423603, 423604, 423639.
{{External media |рәсем1=[https://www.rutraveller.ru/place/61989 Алабуганың Казан урамы күренешләре]|рәсем2=[http://www.1000mest.ru/kazanskaya_ulitsa_elabuga Алабуганың Казан урамы күренешләре].}}
 
== Тарих ==
[[File:Elabuzhskoe_eparhialnoe_zhenskoe_uchilishe,_1890-e.jpg|thumb|[[Алабуга епархия хатын-кызлар укуханәсе|Епархия хатын-кызлар укуханәсе]]. ''[[1900 ел|1900]]''<br/> (''хәзер'' [[Алабуга дәүләт педагогия институты|КФУның Алабуга филиалы]])]]
Казан урамы, [[1784 ел]]да [[Екатерина II]]нең [[1784 ел]]ның [[13 август]]ы фәрманы белән булдырылган «Алабуга шәһәренең генераль планы» буенча<ref>[https://www.rutraveller.ru/place/61989 Улица Казанская в Елабуге.] RuTraveller.ru</ref>, шәһәрдән [[көнчыгыш]] юнәлештә чыгу юлы буларак планлаштырылган 3 буй урамның берсе буларак салына башлаган. Баштарак 7 аркылы урам белән кисешкән. Казан урамында ике зур мәйдан булган: [[көнбатыш]]та — {{comment|Басу|русча: Полевая}} (''хәзерге'' Гассар) урамы һәм {{comment|Болын|русча: Луговая}} (''хәзерге'' Говоров) урамнары арасында урнашкан {{comment|Печән|русча: Сенная}} (''[[1846 ел]]дан'' Икмәк, ''хәзерге'' [[Ленин мәйданы (Алабуга)|Ленин]]) мәйданы; [[көнчыгыш]]та — {{comment|Никола|русча: Никольская}} (''хәзерге'' Татарстанның 10 еллыгы) урамы белән {{comment|Тойма|русча: Тойминская}} урамнары арасында урнашкан {{comment|Икмәк|русча: Хлебная}} (''[[1846 ел]]дан'' Печән, ''[[1880 ел]]дан'' Балык) мәйданы (''мәйданда потлап яки арбасы белән иген һәм икмәк ашамлыклары сатылганга шулай аталган''). Салына башлаган елларда Казан урамы уртасында тирән чокыр булу сәбәпле, урамны турыга узып йөрү мөмкин булмаган. [[1837 ел]]да гына чокырның ике ярын тоташтыручы күпер торгызылган. Әүвәл урамда агач йортлар өстенлек итә. [[1850 ел]]да чыккан зур янгын вакытында алар барысы да янып беткән. Шуннан соң урамда таш йортлар төзү башлана: ике яклап урта хәлле сәүдәгәрләрнең антресольле, ике катлы торак йортлары, флигельләр, сәүдә фирмалары йортлары, кибетләр, келәтләр һ. б. барлыкка килә. [[XIX гасыр]] азагына Казан урамы Алабуга шәһәренең төп өч эшлекле һәм сәүдә урамының (''[[Яр буе урамы (Алабуга)|Яр буе]] һәм Покрау урамнары белән'') берсенә әйләнә. [[1874 ел]]да шәһәр Думасы карары белән урамда таш тротуарлар ясала. Сәүдәгәр, [[Россия империясе|РИ]] Дәүләт шурасы әгъзасы Федор Василий улы Стахеев төзеткән электр станциясеннән (''хәзерге'' Шишкин урамы) [[1902 ел]]да урам [[электр]] уты белән яктыртыла башлый.
 
== Игътибарга лаеклы объектлар ==