Казан урамы (Алабуга): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 10:
== Тарих ==
[[File:Elabuzhskoe_eparhialnoe_zhenskoe_uchilishe,_1890-e.jpg|thumb|Епархия хатын-кызлар укуханәсе. ''[[1900 ел|1900]]''<br/> (''хәзер'' [[Алабуга дәүләт педагогия институты|КФУның Алабуга филиалы]])]]
Казан урамы, [[1784 ел]]да [[Екатерина II]]нең [[1784 ел]]ның [[13 август]]ы фәрманы белән булдырылган «Алабуга шәһәренең генераль планы» буенча<ref>[https://www.rutraveller.ru/place/61989 Улица Казанская в Елабуге.] RuTraveller.ru</ref>, шәһәрдән [[көнчыгыш]] юнәлештә чыгу юлы буларак планлаштырылган 3 буй урамның берсе буларак салына башлаган. Баштарак 7 аркылы урам белән кисешкән. Казан урамында ике зур мәйдан булган: [[көнбатыш]]та — {{comment|Басу|русча: Полевая}} (''хәзерге'' Гассар) урамы һәм {{comment|Болын|русча: Луговая}} (''хәзерге'' Говоров) урамнары арасында урнашкан {{comment|Печән|русча: Сенная}} (''[[1846 ел]]дан'' Икмәк, ''хәзерге'' Ленин) мәйданы; [[көнчыгыш]]та — {{comment|Никола|русча: Никольская}} (''хәзерге'' ТатарстнныңТатарстанның 10 еллыгы) урамы белән {{comment|Тойма|русча: Тойминская}} урамнары арасында урнашкан {{comment|Икмәк|русча: Хлебная}} (''[[1846 ел]]дан'' Печән, ''[[1880 ел]]дан'' Балык) мәйданы (''мәйданда потлап яки арбасы белән иген һәм икмәк ашамлыклары сатылганга шулай аталган''). Салына башлаган елларда Казан урамы уртасында тирән чокыр булу сәбәпле, урамны турыга узып йөрү мөмкин булмаган. [[1837 ел]]да гына чокырның ике ярын тоташтыручы күпер торгызылган. Әүвәл урамда агач йортлар өстенлек итә. [[1850 ел]]да чыккан зур янгын вакытында алар барысы да янып беткән. Шуннан соң урамда таш йортлар төзү башлана: ике яклап урта хәлле сәүдәгәрләрнең антресольле, ике катлы торак йортлары, флигельләр, сәүдә фирмалары йортлары, кибетләр, келәтләр һ. б. барлыкка килә. [[XIX гасыр]] азагына Казан урамы Алабуга шәһәренең төп өч эшлекле һәм сәүдә урамының (''[[Яр буе урамы (Алабуга)|Яр буе]] һәм Покрау урамнары белән'') берсенә әйләнә. [[1874 ел]]да шәһәр Думасы карары белән урамда таш тротуарлар ясала. Сәүдәгәр, [[Россия империясе|РИ]] Дәүләт шурасы әгъзасы Федор Василий улы Стахеев төзеткән электр станциясеннән (''хәзерге'' Шишкин урамы) [[1902 ел]]да урам [[электр]] уты белән яктыртыла башлый.
 
== Игътибарга лаеклы объектлар ==