Ризаэддин Фәхреддин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 40:
Уфага килгәнче Ризаэддин Фәхреддиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза»  (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.
=== Ырынбур, «Шура» журналы ===
[[Ырынбур]] шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре – бертуган [[Шакир Рәмиев|Шакир]] һәм [[Закир Рәмиев]]ләр, мөхәррире [[Фатыйх Кәрими]]ләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән ОренбургЫрынбур шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра.
 
Бертуган [[Рәмиевләр]] 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар.  [[Шура (журнал)|«Шура»]] («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Ризаэддин Фәхреддин «Шура»ны, мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне – әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф,  дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да – баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда [[ОренбургЫрынбур]]тагыдагы [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]ндә дәресләр дә укыткан.
=== Совет чоры ===
«Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм [[Үзәк диния нәзарәте|Диния Нәзарәтендә]] казыйлык вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек вазыйфаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.