Мөхлисә Бубый: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 31:
1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, һәм Мөхлисә Бубый аның мөдире була.
 
Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Мөхлисә Бубыйның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң (1911), хатын-кызлар училищесе ябыла (1912). Мәдрәсә ябылгач, Мөхлисә Бубый [[Троицк]] шәһәренә ([[ОренбургЫрынбур губернасы]]) күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйльме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. Мөхлисә Бубый [[Троицк (Чиләбе өлкәсе)|Троицк]]ида кызлар мәдрәсәсендә укытканда аеруча зур популярлык казана.
 
1917 елда аны Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1-10 май, 1917) Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Хатын-кызлар арасында дөньяда беренче казый була ул. 1917 елдан [[Уфа]]да эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, митрикә кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Мөхлисә Бубый шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗлесе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә.