Җәбир ибн Хәйян: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 30:
[[721 ел]]лар тирәсендә [[Гарәп хәлифәлеге]]нең (''Габбәсиләр хәлифәлеге'') Тус шәһәрендә (''хәзерге'' [[Иран]]) [[Ямән]] иле ватандашы аптекарь – фармацевт Хәйян әл-Азди гаиләсендә туган.
Ул, беренче буларак, [[азот кислотасы|азот]], [[тоз кислотасы|тоз]] һәм [[күкерт кислотасы|күкерт]] кислоталарын ачкан. Күп кенә химик процессларның (''парга әйләнү, сублимация, дистилляция һ.б.ш.''), химик операцияләрнең (''куу, эрү-эретү, кристаллашу һ.б.ш.''), химия препаратларының (''[[купороскүкфараз]] (купорос), [[нашатырьнашатыр]] һ.б.ш.'') тасвирламасын язып калдырган. Серкә кислотасын, азот кислотасының сыек эремәсен, кургашлы акшарны табу ысулларын аңлаткан. Химия тарихы белгече ''Эрик Джон Холмъярд'' Җәбир ибн Хәйянның алхимияне эсперименталь фән буларак үстерүен югары бәяли. Рожер Бэкон аны «''укытучыларның укытучысы''» дип атый, Кардан Җәбир ибн Хәйянны дөньяның иң бөек генийлары арасына кертеп саный<ref>[https://ru.wikisource.org/wiki/%D0%AD%D0%A1%D0%91%D0%95/%D0%93%D0%B5%D0%B1%D0%B5%D1%80,_%D0%90%D0%B1%D1%83-%D0%9C%D1%83%D1%81%D1%81%D0%B0-%D0%94%D0%B6%D0%B0%D1%84%D0%B0%D1%80-%D0%B0%D0%BB%D1%8C-%D0%A1%D0%BE%D1%84%D0%B8 ЭСБЕ/Гебер (Абу-Мусса-Джафар-аль-Софи)]</ref>.
 
== Хезмәтләре ==