Кәбир Бәкер: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к яңа бүлек өстәү: Гаиләсе
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 25:
 
== Биография ==
Кәбир Бәкер хәзерге [[Ырынбур өлкәсе]]нә керә торган Түбән Әҗүрки авылында казак сословиясендәге татар гаиләсендә [[1885 ел]]ның [[25 февраль|25 февралендә]] туа. Шунлыктан ул үз әсәрләрен “Казак” псевдонимы куеп бастыра. Кәбир Бәкер [[Казан]]да 1907-1908 елларда [[Фатих Әмирхан]], [[Габдулла Тукай]] һ. б. белән бергә “Әлислах” газетасында эшли. Татар телендә яхшы белем ала, көнчыгыш телләрен камил үзләштерә. Кәбир Бәкернең Казанда берничә әдәби китабы басыла. [[1918 ел]]да ул [[ТашкентТашкәнт]] шәһәрендә Совет хөкүмәте урнаштыруда актив катнаша. [[1917 ел]]да “Олуг Төркестан” исемле татар газетасы чыгара. [[1920 ел]]ларның беренче яртысында [[Төркестан]]да совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан татар гаскәрләрендә хәрби мулла вазифасын башкара.<ref>http://archive.is/20120701110518/adiplar.narod.ru/baker.htm</ref> [[1924 ел]]лар тирәсендә кулга алына, ә иреккә чыккач, яңадан ТашкенткаТашкәнткә килә. [[1930 ел]]ларда, Сталин диктатурасы илдә демократияне бөтенләй юкка чыгаргач, Кәбир Бәкер Ташкәнттән [[Самар]]га кайтып урнаша, икътисадчы булып эшли. [[1944 ел]]ның февралендә [[Самар]]да вафат була.
 
== Гаиләсе ==