Фәрит Ибраһимов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
{{Авторлык хокукларын бозу|url=http://tazbash.ru/ru/component/jevents/icalrepeat.detail/2016/02/13/1151/37/-}}
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
Юл номеры - 31:
Мәдрәсәдә укыганда ук [[Габдулла Тукай|Тукайга]] ияреп шигырьләр яза башлый. [[1912 ел]]да аның “Уйларым” һәм “Өмидемнең нурлары” исеме белән кечкенә ике шигырь җыентыгы басылып чыга. Фронтта алган тәэсирләре нәтиҗәсендә туган шигъри әсәрләре (“Дөнья”, “Позициядә”, “Аптырау”, “Михнәтләр”, “Гармун тавышы” һ.б.) шул заманның газета-журналларында басыла. Шагыйрьнең фронттан соң булган чор поэзиясендә төшенкелек мотивлары өстенлек итә. [[Октябрь инкыйлабы]]н Ф. Ибраһимов бернинди икеләнүсез, шатланып каршылый. “Укытучыларга сәлам” (1918) исемле шигырендә ул, мәсәлән, элек изелгән, кыерсытылган-эзәрлекләнгән халык укытучыларына Октябрьнең чын азатлык, рухи хөрлек китерүе турында горурланып җырлый. [[1919 ел]]да Ф. Ибраһимов [[Казан]] рабфагында укый. 1918-1919 еллар арасында әдип, халык иҗаты әсәрләре сюжетларына таянып, романтик рухтагы “Халык арасында”, “Өрәк”, “Төшләр” исемле поэмаларын иҗат итә, 1926 елда “Безнең юл” журналында искелек белән яңалык көрәшенә багышланган “Таулар арасында” дигән хикәясен бастыра.
 
Егерменче еллар уртасында Ф.Ибраһимов [[Урта Азия]]гә китә. [[ТашкентТашкәнт]] шәһәрендә Коммунистик университетны тәмамлагач, озак еллар укытучы булып эшли, [[Сәмәрканд]]тагы Коммунистик университетта доцент, кафедра мөдире вазыйфаларын башкара.
 
Ф. Ибраһимов [[1943 ел]]да Сәмәрканд өлкәсендә Янгаррабат районы Хатерчи авылында вафат була.