Бакый Урманче: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 31:
[[1919 ел|1919]]-[[1920 ел]]ларада [[Казан художество училищесы|Казандагы художество училищесында]] укый. [[1920 ел]]да ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны [[1926 ел]]да тәмамлый. [[1926 ел|1926]]-[[1941 ел]]ларда [[Казан]]да, [[Мәскәү]]дә, [[Донбасс]]та, [[Башкортстан]]да эшли. Бу чорда Б. Урманче ''көнкүреш'' һәм ''портрет'' жанрында күбрәк эшли ("Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" һ.б. рәсемнәре).
 
[[1929]] елда репрессияләнә һәм [[Соловки утраулары]] лагеренә сөрелә. [[1933 ел]]да азат ителә. [[1934 ел|1934]]-[[1941 ел]]ларда [[Мәскәү]]дә яши, [[1941 ел|1941]]-[[1949 ел]]ларда [[Алма-Ата]] һәм [[Симәй]] шәһәрләрендә административ сөргендә вакытта [[казакъ]] шагыйрьләре һәм язучылары ([[Абай]], [[Мохтар Әвәзов|М. Ауезов]], [[Сабит Муканов|С. Моканов]]) әсәрләренә иллюстрацияләр, график серияләр, [[Габдулла Тукай]]ның [[казакъ теле]]нә тәрҗемә ителгән шигырьләренә, [[Казакъстан]]ның тарихы, көнкүреше һәм сәнгать әһелләренә багышланган әсәрләр иҗат итә; [[1949 ел|1949]]-[[1958 ел]]ларда [[Үзбәкстан]]да яши, [[Урта Азия]] табигатенә бәйле нәкеш һәм график портретлар, тематик картиналар, пейзаж, этүдләр яза. Балхаш бакыр эретү заводы Мәдәният йортының архитектурасы проекты һәм декоратив бизәлеше авторы (''[[1952 ел|1952]]''). [[1949 ел|1949]]-[[1958 ел]]ларда [[ТашкентТашкәнт]]татә театр-сәнгать институтында укыта, анда сын сәнгате бүлеген оештыручыларның берсе (''[[1956 ел|1956]]''). [[1958 ел]]дан [[Казан]]да яши һәм иҗат итә.<ref>Татар Энциклопедия Сүзлеге, Казан, 2003</ref>
 
Төп әсәрләре: нәкеш — ''Сепаратор янында'' ([[1928]]), ''Татарстан'' триптихы ([[1976]], [[1985]]), ''Салтык болыны'' ([[1979]]; сын — ''Сагыш'' ([[1966]]), ''Язгы аһәңнәр'' («''Сания Кәримова портреты''») ([[1968]]), ''Тулпар'' ([[1968]]); Татар мәдәнияте әһелләре портретлары, [[Татарстан]]ның [[Яңа Кырлай|Кырлай]] авылында [[Габдулла Тукай]]га мемориал архитектура комплексы ([[1976]]), [[Дәрдмәнд]] һәм Тукай шигырьләренә график иллюстрацияләр ([[1954]]-[[1968]]); балаларга сәнгать тәрбиясе бирүгә багышланган [[татарча]] беренче дәреслек (''[[Мәскәү]], [[1924]]''), рәсем сәнгатенә караган мәкаләләр һәм башкалар. Б. Урманче мирас итеп татар мәдәнияте эшлеклеләренең скульптура портретлары галереясен калдырды, алар арасында урта гасырлар шагыйре [[Кол Гали]], мәгърифәтче галим [[Шиһабетдин Мәрҗани|Ш. Мәрҗани]], [[Каюм Насыйри|К. Насыйри]], шагыйрь [[Дәрдмәнд]], язучы [[Фатих Әмирхан|Ф. Әмирхан]], шагыйрь [[Муса Җәлил һәйкәле (Чиләбе)|Муса Җәлил]] һәм башкалар да бар. ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты ([[1967]]).[[1990 ел]]да Казанда вафат.