Гариф Ахунов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 30:
Гариф Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы студентлык елларына туры килә. [[1951 ел]]да «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук [[1951 ел]]да, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге [[«Казан утлары» журналы|«Казан утлары»]]) журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә — алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» ([[1955 ел|1955]]) повестен иҗат итә. [[Ибраһим Гази]], [[Габдрахман Әпсәләмов]], [[Әнвәр Давыдов]], [[Гомәр Бәширов]], [[Шәйхи Маннур]], [[Салих Баттал]] кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.
 
[[1956 ел]]ның көзендә Гариф Ахунов, [[Татарстан Язучылар берлеге]] идарәсе тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге [[Әлмәт]] шәһәрендә берьеллык иҗади командировкада була, ә [[1957 ел]]дан гаиләсе белән бөтенләй шунда күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар чатында», [[1959 ел|1959]]; «Хыялый Хәйрүш егетләре», [[1965 ел|1965]]; повестьлар: «[[Артыш]]лы тау буенда», [[1960 ел|1960]]; «Канатлар кая илтә?», [[1967 ел|1967]]), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» ([[1963 ел|1963]]) һәм «Хуҗалар» ([[1968 ел|1968]]) исемле романнарын ижат итә. Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан [[татар халкы]]ның яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык алып килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә. Тиздән роман [[рус теле]]нә дә тәрҗемә ителә һәм [[Казан]], [[Мәскәү]] нәшриятларыңда кат-кат басылып, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск ([[ЕкатеринбурЕкатиринбур]]) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, [[1983 ел]]да, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М.Шиһапов) [[К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры]] сәхнәсендә куела.
 
Гариф Ахуновның Әлмәт чоры әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел, иҗтимагый активлыгы белән дә игътибарга лаек. [[1963 ел]]ның мартында [[Татарстан Язучылар берлеге]]нең Әлмәт бүлеге рәсмиләштерелеп, ул оешманың беренче җаваплы җитәкчесе буларак ([[1963 ел|1963]]-[[1965 ел|1965]] һәм [[1967 ел|1967]]-[[1968 ел|1968]]), Гариф Ахунов нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка туплау, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара, шул чорда ике тапкыр [[Әлмәт]] шәһәр советына депутат итеп сайлана.