Идел буе Болгары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Чыганаклар: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 216:
Елъязмалар шушы Олуг шәһәрне («Великий город») Черемисан елгасы буенда итеп күрсәтәләр. Әлеге елга—Кече Чирмешән, ә аның сул ягында бүгенге көнгә кадәр сакланган Биләр шәһәрлеге—Олуг шәһәр дип йөртелгән тарихи [[Бүләр]] шәһәре була инде. Аның беренче тапкыр [[1164]] елда телгә алынуы һич тә очраклы түгел, нәкъ менә шул чакларда халыкара хәлләр киеренкеләнеп китә, көнбатыштан үзсүзле һәм рәхимсез кенәз Андрей Боголюбский җитәкчелегендә яулар башлана.
 
[[1183 ел]]ның җәендә [[Владимир-СуздальСүздәл кенәзлеге]] идарәчесе [[Всеволод III Зур Оя]], үзенә союздаш [[Киев кенәзлеге|Киев]], [[Смоленск кенәзлеге|Смоленск]], [[Көньяк Переяславль кенәзлеге|Көньяк Переяславль]], [[Рәзән кенәзлеге|Рәзән]], [[Мөрәм кенәзлеге|Мөрәм]] кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә - Биләр шәһәренә һөҗүм итә.
 
== Киев Русе белән Идел буе Болгары килешүләре ==
[[Киев Русе]] белән Идел буе Болгары мөнәсәбәтләре каршылыклы булган, кайбер вакытта [[Идел]] буенда сәүдә өчен сугышлар, кайбер чорында хезмәттәшлек дәвере булган.
 
[[1183 ел]]ның җәендә [[Владимир-СуздальСүздәл кенәзлеге]] идарәчесе [[Всеволод III Зур Оя]], үзенә союздаш [[Киев кенәзлеге|Киев]], [[Смоленск кенәзлеге|Смоленск]], [[Көньяк Переяславль кенәзлеге|Көньяк Переяславль]], [[Рәзән кенәзлеге|Рәзән]], [[Мөрәм кенәзлеге|Мөрәм]] кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә - [[Биләр]] шәһәренә һөҗүм итә.
 
Идел буе Болгары белән [[Киев Русе]] арасындагы килешүләре:
* 1) Идел буе Болгары белән [[Киев Русе]]нең бөек кенәзе [[Владимир I]] арасындагы килешү. «Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-төрекләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң ([[985]]), кенәз [[Владимир I]] болгарларның [[икътисад]]и яктан өстенлеген таный ('''«... все они в сапозех»''') һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый ('''«им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»'''), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;
* 2) Идел буе Болгары дәүләте белән Киев Русе арасында чама белән [[1006]] елда ике илнең дә сәүдәгәрләренә төрле шәһәрләрдә ирекле рәвештә сәүдә итү хокукы бирелүе турында төзелгән килешү (авыл җирләрендә сәүдә итү мөмкинлеге каралмаган). Аның нигезендә ике дәүләтнең сәүдә, мәдәният һәм сәясәт өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Бу килешү турындагы мәгълүмат борынгы рус елъязмалары белән эш иткән В.Н. Татищев хезмәтендә урын алган;
* 3) Идел буе Болгары белән [[Владимир-СуздальСүздәл кенәзлеге]] арасындагы [[1221]] елгы килешү. Болгарлар русларның [[Устюг]] шәһәрен (1218) һәм рус гаскәре болгарларның [[Ашлы]] шәһәрен ([[1220]]) яулап алу [[сугыш]]ларыннан соң килешү төзелә. Килешүдә әйтелгәнчә, [[Ука]] елгасы буенда урнашкан кайбер [[мордва]] [[авыл]]лары рус кенәзлеге йогынтысына күчә;
* 4) [[1229]] елгы Идел буе Болгары белән [[Владимир-СуздальСүздәл кенәзлеге]] арасындагы килешү ([[1229]]). Идел буе төбәгендә үзара мөнәсәбәтләрне билгели, әсирләр алмашу, сәүдәгәрләр белән балыкчыларга ике ил арасында ирекле эш йөртү мөмкинлеге бирә. Бу килешү Владимир-СуздальСүздәл кенәзе Юрий Всеволод улы Ука белән Сыры елгалары арасындагы мордва җирләрен үз йогынтысына алу өчен башлаган сугышыннан соң 6 елга дип төзелә. Әлеге килешү Рус кенәзлегенә '''ачлык афәтеннән котылу''' чарасы булса (берничә ел иген уңмаган рус иленә болгарлар 1229 елда зур күләмдә ашлык озаталар), болгарларга 1229, 1232 еллардагы монгол яуларына оешкан төстә каршы тору мөмкинлеге бирә.
 
=== Яңа Идел буе Болгары башкаласы ===
Юл номеры - 249:
Дин берлеге (бигрәк тә [[Үзбәк хан]] вакытында ислам дәүләт дине буларак ныгып алгач), уртак тел, шәһәр мәдәниятендәге — мигъмарлык-төзелештә, ювелир сәнгате һәм һөнәрчелекнең башка төрләрендәге— охшашлык Болгарны [[Алтын Урда]]га бик нык бәйли, аның аерылгысыз өлешенә әверелдерә. Нәкъ менә шушы дәвердә Болгар җирендә зур үзгәрешләр, алга китеш була: чуен коя башлыйлар (аның серен Үзәк Азиядән татарлар алып килә); беренче утлы корал куллана башлыйлар; бизәп-матурлап кабер ташлары кую гадәткә керә; чүлмәкчелек һөнәре алга китә, чынаяк кирпечләр җитештерү, бизәк төшереп яки язу язып һәм аны калын ялтыравык белән каплау, затлы савыт-саба ясау, таш-кирпеч архитектурада мозаика һәм майолика ышанычлы урын яулап ала.
 
[[1361]] елда [[Булаттимер]] дигән әмир, Болгар каласы белән Урта Иделне тартып алып, Җучи улусыннан аерылып чыкмакчы була. Әмма [[1367]] елны ул [[СуздальСүздәл]] кенәзе гаскәрләре белән сугышып җиңелә дә Сарайга кача һәм анда Алтын Урда ханы Газиз тарафыннан үтерелә. Рус чыганаклары икенче бер ханның—Хәсәннең, Алтын Урда тәхетеннән төшерелгәч, төньякка качуын һәм үзен Болгар әмире дип игълан итүен язалар. (Елъязмаларда ул Асан, Осан исеме белән 1370 һәм 1376 елларда телгә алына.)
 
XIV йөзнең 70 нче еллар азагында [[Орыс хан]], ягъни Мөхәммәт, үзенең төмәне [[Мамай]] белән берлектә, Алтын Урданы яңадан берләштерүгә ирешә. Болгар аңа янәдән буйсына.