Россия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 130:
[[IX гасыр]]ның уртасында (елъязмалар буенча, [[862 ел]]да) Русиянең Аурупа өлешендә көнбатыш славян, [[Фин-угыр халыклар|фин-угыр]], [[төрки]] һәм балт кабиләләрнең берлеге барлыкка килә. [[882 ел]]да [[Күрәзә Олег]], [[Новгород кенәзе]], [[Киев]]ны яулап ала һәм Киев Русен төзи. Яңа дәүләт составына барлык көнбатыш славяннар җирләре, кайбер фин-угыр, балт һәм [[Төрки халыклар|төрки]] халыкларның җирләре керәләр. Бер үк вакытта төньяк-көнбатыш Русьның славян колонизацияләү (буйсындыру) процессы барган. [[Владимир I|Владимир]] кенәзе заманында ([[988 ел]]да) Русь [[христианлык]]ны кабул итә. [[Ярослав Зирәк]] Рус Правданы — рус кануннарның беренче җыентыгын раслаган.
 
[[1132]] елда, Мстислав - Владимир кенәзе үлгәннән соң, Русь берничә кенәзлеккә таркала: [[Новгород кенәзлеге]], [[Владимир-СуздальСүздәл кенәзлеге]], [[Галич-Волын кенәзлеге]], [[Чернигов кенәзлеге]], [[Рәзән кенәзлеге]], [[Полоцк кенәзлеге]], [[Смоленск кенәзлеге]], һ.б.
 
=== Рус кенәзлекләре ===
Төньяк-көнбатыш Русьтә [[XII гасыр]]дан [[Владимир-СуздальСүздәл кенәзлеге]] күтәрелә, аның хакимнәре ([[Андрей Боголюбский]], [[Всеволод Зур Оя]]), [[Киев]] өчен көрәшеп, үз төп резиденцияне [[Владимир]]да калдыралар; нәтиҗәсендә, Владимир яңа Русь үзәге булып китә. Иң куәтле кенәзлекләр шулай ук [[Чернигов кенәзлеге|Чернигов]], [[Смоленск кенәзлеге|Смоленск]] һәм [[Галич-Волын кенәзлеге|Галич-Волын]] кенәзлекләре булганнар.
=== Алтын Урда чоры ===
[[1237]]—[[1240]] елларда [[Бату хан]] җитәкләгән татар-монгол гаскәрләре Киев Русенең күпчелек кенәзлекләрен яулап ала. Төрки телле халык Бату хан гаскәрендә күпчелек тәшкил иткән һәм татарлар дип аталган, соңрак шул атама Алтын Урданың бар халкына беркетелгән. Русьның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җирләрдә торучы халкы башка җирләргә күчә.
Юл номеры - 164:
[[Иван III]] заманында Мәскәү кенәзлеге (Иван Калита идарә иткән чорыннан нәкъ Мәскәү рус кенәзлекләреннән ясак җыеп Алтын Урданың башкаласына җибәргән) Алтын Урданың варисларына ясак түләвен туктый. [[1480 ел]]да [[Угра бәрелеше]] нәтиҗәсендә Мәскәү кенәзлеге Зур Урдага ясак түләвеннән баш тарта. Әлеге вакыйга зур пропагадистик әһәмияткә ия, чөнки Зур Урданың башкаласы Сарай-Бәркә шәһәрендә урнашкан, чынында халык саны буенча Зур Урда Казан ханлыгы һәм Кырым ханлыгына караганда ким булган.
 
1484 елда Мәскәү бөек кенәзе [[Иван III]] Касыйм нәселеннән чыккан Мөхәммәд-Әмингә Казан тәхетендә утырырга булыша, нәтиҗәдә Казан ханы Мәскәү белән "мәңге солых килешүен" имзалый һәм Мәскәү Казанга да ясак түләвен туктый, шул ясак 1445 елдагы СуздальСүздәл янындагы сугыштан соң түләгән булган. Чынында Мәскәү Касыйм ханлыгына 1681 елга кадәр акча җибәрә, ләкин ул ханлык бәйсез булмаган инде.
 
1497 елда рус дәүләтенең кануннар җыентыгы (Судебник) чыгарыла. Мәскәү кенәзлеге үз тирәсендә төрле рус кенәзлекләрен берләштереп, Мәскәү рус дәүләтенә әверелә (көнбатышта аны Московия еш йөртә). [[Василий III]] Мәскәү дәүләтен берләштерүне дәвам итә, [[Бөек Литва кенәзлеге]] һәм [[Казан ханлыгы]] белән сугышларын үткәргән.