Вакытлы хөкүмәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 8:
[[1917]] елның 26 февралендә [[Николай II]] [[Петроград]]тагы бәрелешләр сәбәпле 4-нче [[Патша Думасы|Дәүләт думасы]]ның эшчәнлеген туктата.
 
27 февральдә баш күтәргән эшчеләр һәм солдатлар Дума утырган [[Таврия сарае]]н басып ала, Дәүләт думасының Вакытлы комитеты булдырыла, 4-нче Думаның рәисе октябрист '''Родзянко''' ул комитетны җитәкли.
 
Петроград гарнизонының солдатлары (170 мең) [[Петроград Советы]]н яклый, аның беренче утырышы 27 февральдә уза, анда күпчелекне [[эсерлар]] һәм меньшевиклар тәшкил итә.
Юл номеры - 31:
24-25 октябрьдә большевиклар Петроградта күперләр, вокзаллар, электростанция, телеграф ала. [[Кышкы Сарай]]ны [[казаклар]], юнкерлар, хатын-кыз батальоны саклый, ләкин казаклар "такылдык Керенский"не яклаудан баш тартып китә, юнкерлар матросларга зур каршылык күрсәтмичә Сарайга кертә, соңрак алар чигенә, һәм төнлә инкыйлаби матрослар Вакытлы хөкүмәтне кулга ала.
 
26 октябрьдә [[Ленин]] Советлар икенче җыелышында Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерү хакында белдерә һәм Җир декреты, Солых декретын игълан итә.
 
14 ноябрьдә большевиклар Дәүләт Банкын басып алганнан соң, Вакытлы хөкүмәтнең икътисади-идарә эшчәнлеге тулысынча туктала.