Электр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link GA template (handled by wikidata)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 1:
{{Электродинамика}}
'''Электр''' — [[электр коргылары]]ның хасил булуы, тәэсир итешүе һәм хәрәкәте белән бәйләнгән күренешләр җыелмасы. Инглиз галиме У. Гильберт (1554—1603) гәрәбәнең һәм башка шундый җисемнәрнең мондый үзенчәлеген электрлану дип атаган, чөнки грек телендә гәрәбәне «электрон» дип йөртәләр, шуннан «электр» сүзе дә килеп чыккан. <ref name="spiridonov">Спиридонов О. П. «Универсальные физические постоянные», М., «Просвещение», 1984, с. 52, ББК 22.3 С72</ref>.
 
Борынгы заманнардан бирле кешеләр электр күренешләре белән кызыксынганнар. Мәсәлән, борынгы грек галимнәре безнең эрага кадәр VII гасырда ук [[гәрәбә]]нең ({{lang-grc|ἤλεκτρον}}: ''электрон''), йон тукымага ышкыгач, төрле җиңел вак әйберләрне үзенә тартуын күреп белгәннәр. Бик озак вакытлар дәвамында бу үзлек гәрәбәгә генә хас дип уйлаганнар. Ә инде электр күренешләрен системалы рәвештә өйрәнү урта гасырларда гына башланган. Җисемнәрнең ике төрле электрлануын француз галиме Дюфе ачыклаган. Америка галиме [[Бенджамин Франклин|Б. Франклин]] (1706—1790) җисемнәрнең ике төрле электрлануын җисемнәрдә ике төрле электр коргысы булуы белән аңлаткан. Ул, күнгә пыяла таякчыкны ышкыганда, пыяланың—уңай («+»), ә күннең тискәре («-») коргы белән электрлануын фаразлаган. Соңыннан пыяланың икенче төрле электрлануы ачыкланса да, физикада Б.Франклин керткән билгеләү үзгәртелмәгән. Б.Франклин электр күренеш-ләрен фәнни нигездә өйрәнүне башлаучы һәм электростатикага нигез салучы галим буларак билгеле. Җисемнәрне электрландыру буенча куелган күпсанлы тәҗрибәләрдә электр коргыларының бер җисемнән икенче җисемгә югалтуларсыз күчүе ачыкланган. Берьюлы ике җисем электр-ланганда, берсе уңай («+») тамгалы электр коргылары алса, икенчесе шул ук микъдарда тискәре («-») тамгалы электр кор-гылары ала. Бу тәҗрибәләргә нигезләнеп табылган канун электр коргылары саклану кануны дип атала. Бу канунны инглиз галиме [[Майкл Фарадей|M. Фарадей]] ачкан.
Юл номеры - 11:
 
==Практик кулланыш==
{{төп мәкалә|Электротехника}}
 
== Искәрмәләр ==