Протестантлык: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к яңа бүлек исеме, мәгълүмат өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
Юл номеры - 2:
'''Протестантлык''' — [[христиан дине]]нең өченче төп тармагы. Ул [[XVI гасыр]]да үзгәртеп кору (реформация) чорында барлыкка килә. Кайбер авторлар бу чорны саф дини сәбәпләр белән генә дәлилләргә тырышалар. Чынлыкта исә ул — киңрәк колачлы күренеш. XVI гасырда үзгәртеп кору процессы җәмгыятьтәге социаль тигезсезлеккә, димәк, «беренче» феодаль катлау булып саналган руханиларга да каршы юнәлдерелгән була. Бу хәрәкәттә яшь буржуазия, хәтта дворяннар сыйныфының билгеле бер өлеше катнаша.
 
Реформация [[Алмания]]дә башлана һәм, Англия, Шотландия, Дания, Швеция, Норвегия, Голландия, Финляндия, Швейцария, Чехия, ВенгрияМаҗарстан чиркәүләре [[Рим Папасы]] карамагыннан чыгып, яңа протестант чиркәүләр барлыкка килә.
 
Протестантлык уннан артык вак тармактан тора. Шулар арасында иң эреләре — [[лютераннар]] (Германия), [[кальвинчылар]] (Франция) һәм [[англиканнар]] (Англия). Протестантлар «изге» пәйгамбәрләрне, апостолларны, фәрештәләрне танымыйлар. Аларда Мәрьям ана (Иисусны тудыручы гыйффәтле кыз Мария) культы юк. Алар тәмугны да танымыйлар.