Зур Нөркәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Танылган шәхесләр: мәгълүмат өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 105:
1930-1931 нче елларда авылны коллективлаштыру тәмамланган. Коллектив хуҗалык авыл кешеләрен дәрт белән эшкә тарткан. Колхоз басуларында Валиева М., Мухаметшина Мөтахара, Шәрәфетдинова Нурлыхода, Борханова, Сахапова Зәхирә, Нәҗметдинова, Афзалова Әминә зур тырышлык белән эшләгәннәр.
 
''Нөркәй авылында партия ячейкасыячәйкәсе һәм комсомол оешмасы''. 1918 нче елның 29 нчы октябрендә коммунистик яшьләр союзының беренче Бөтенроссия съезды ачыла. Бу съезда Ленин комсомолы төзелә. 1919 нчы елларда авылларда беренче комсомол ячейкаларыячәйкәләре төзелә башлый. Нөркәйдә беренче комсомол ячейкасыячәйкәсе 1919 нчы елда барлыкка килә. Комсомол сафына беренчеләрдән булып Зөфәр Кормашев, Шәйхемәрдән Шириязданов һ.б.керәләр. Нөркәй комсомол ячейкасыныңячәйкәсенең беренче секретаре Ш.Шириязданов, членнары Асия Валиева(Т.Тамак авылыннан), Хәсәнова М. була. Авылга аклар кергәч ячейкаячәйкә тарала.
«Беренче яз» китабының авторы, язучы Сөббух Рафиков язмаларыннан: 1921-1922 нче елларда Зөфәр Кормашев җитәкчелегендә авылда яңадан комсомол ячейкасыячәйкәсе торгызыла. Комсомол оешмасын торгызуда Нөркәй вулысы партия ячейкасыячәйкәсе җитәкчелек итә. Бу эштә партячейкапартячәйкә секретаре Харисов, коммунистлар: Юлдашев, Шарифуллин, Муратов, Таишев активлык күрсәтәләр. Авылның культурасы өчен көрәштә, кешеләргә аң-белем бирүдә коммунистлар һәм комсомоллар башлап йөрүчеләр булганнар, алар үзләре артыннан авылның актив кешеләрен дә иярткәннәр.
''Бөек Октябрь Социалистик Революциясеннән соң авылның культурасы''.
Юл номеры - 123:
 
''Халыкның культура агарту учреждениеләре''.
1923 нче елларда уку йортлары, халык клублары эшли башлый. Уку йортының мөдире булып Баһаутдинов Мәхмүт эшләгән. Ул комсомол ячейкасыячәйкәсы секретаре булып та торган. Уку йортларында авылның комсомол активлары кычкырып китап укуларны оештырганнар. Хаҗи ага Галиев күп китаплар укыган һәм аның эчтәлеген яшьләргә сөйләгән. Ул үзе шаян табигатьле булып, байлардан эчке сарказм белән көлдерә торган әкиятләр сөйли торган булган. Аннары ул башта «Ялкынлы яшьлек», аннары «Трактор» исеме белән чыккан стена газетасының редакторы да булган. Озак еллар райком секретаре булып торган, партиянең Татарстан өлкә комитеты постында да эшләгән.
 
Мансур Хәсәнов дингә каршы лекцияләр укыган, спектакльләрдә картлар ролен бик оста башкарган. 1939 нчы елда авылда беренче халык клублары оешкан. Бу халык клубы «Нардом» дип аталган. Аның мөдире Яхин Гайсә булган. Радио, кино, телевидениеләрне күрмәгән, ишетмәгән яшьләр көз һәм кышның озын төннәрен аулак өйләрдә, мунчаларда, сафсата сатып утыра торган булганнар. Комсомол яшьләр бу артталыкка каршы көрәшкә күтәрелә. Волисполком урнашкан урамның икенче очында элек бай йорты булган калай түбәле зданиене клуб итәләр. Клубны утыргыч өстәлләр, плакатлар, рәсемнәр белән җиһазлыйлар. Клуб ачылуга багышлап «Яшь йөрәк» исемле стена газетасы да чыгарыла. Иң элек, авылның актив яшьләреннән, укытучы һәм кайбер вулыс актив хезмәткәрләреннән драма түгәрәге оештырыла. Драма түгәрәгенең актив членнарыннан Сәүбанов Гатуф, Харисов Зәки, Галиев М., Валиева Асия, Салиха апалар һ.б. санарга була. Сәхнәгә «Башмагым», «Казанга сәяхәт», «Үрмәкүч оясында» һәм башка күп пьесалар куела. Комсомолларның җитди рәвештә культура агарту эше белән шөгыльләнүләре, спектакль, концерт, уку йортында оештырылган беседалар, кычкырып китап укулар авыл яшьләренең активлыгын күтәрә һәм алар аулак өйләрдә йөрүдән туктыйлар.