«Сулыш» битенең юрамалары арасында аерма

5 байт убрано ,  3 ел элек
к
clean up
к (clean up)
'''Сулыш''' — [[организм]]ның сулау эшчәнлеге, хәрәкәте.<ref>[http://inform62.ru/lu-staikukleo-re54/HoC0nNsWpeEesFxgf7j67CeeEKdOD4zbIYOcx5SaUG+TOaVOysKISyUd4IVqvg2Hh8T5w5ViU1HPs7KD4JH03t9WDpHaNgO88LO0H9SmXNbD Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.] </ref>
 
==Хайваннарның сулыш типлары==
Сулышның иң гади тибы “[[күзәнәк]] аша” сулау дип атала. Бу тип белән [[бер күзәнәкле]] хайваннар сулыйлар. Тереклек иясе үзенең бөтен тән өслеге белән суда эрегән кислородны сулыйлар.
Кайбер күп күзәнәкле җан ияләре да (эчәккуышлылар, яссы суалчаннар) бер күзәнәкле организмннар кебек сулыйлар.
 
[[Саңак]]лар ярдәмендә балыклар, күп кенә [[моллюсклар]] һәм [[буынтыгаяклылар]] саңаклар ярдәмендә сулыйлар.
Саңаклар – тәннең тармакланган тире үсентеләре. Алар ике төрле була. Эчке һәм тышкы. [[Балыклар]]да эчке саңаклар. Балык авызы белән суны йотып һәм аны саңаклары аша этеп чыгарып, алар эчендә даими су агышы булдыра. Саңаклардагы капиллярлар челтәрен юучы судан кислород канга күчә, ә кандагы углекислый газ суга чыга. Тышкы саңаклар [[амфибияләр]]нең личинка стадиясендә була.
 
[[Бөҗәкләр]] трахеяләр ярдәмендә сулыйлар. [[Май коңгызы]]н күзәтсәгез, аның корсагының күләме я кечерәйгәнен, я зурайганын күрерсез. Бу сулыш хәрәкәтләре. Коңгыз сулый. Аларның гәүдәсенең бер буынтыгында икешәр сулышлык тишемнәре була. Алардан эчкэ таба тармакланган көпшәчекләр китә - алар трахеяләр була. Трахеяләр челтәре бөтен тәнгә тарала. Бу трахеялар буйлап бөҗәк тәненең күзәнәкләренә кислородка бай һава керә.
 
Җир өсте умырткалылары үпкәләре белән сулыйлар. Сулыш системасы [[үпкә]], трахея һәм яхшы үсеш алган бронхлардан тора. Үпкәдә бронхлар күп санлы вак тармакларга бүленә. Иң вак тармаклар (бронхиолалар үпкә куыкчыклары — альвео­лалар белән тәмамлана. Альвеолаларда кан тамырлары куе капил­лярлар челтәре барлыкка китерә, аларда газлар алмашы бара.<ref>[http://tatar.org.ru/kurs/7-biologiya/cyr_205.php В.Б. Захаров, Н.И. Сонин. Биология, 7нче сыйныф.]</ref>
Үпкәләр күп сандагы кан тамырларының куе челтәре белән капланган ячейкаларданячәйкәләрдән торган капчыкларга охшаган. Үпкәләрнең ячейкаячәйкә сыман төзелеше аларны эчке өслеген күп тапкырлар арттырырга мөмкинлек бирә.
 
Җир өсте [[умырткалылар]]ы арасында үпкәсез хайваннар да очрый. Мәсәлән үпкәсез саламандралар, алар тире аша сулыйлар.
 
Катлаулы сулыш органнары булуга карамастан, умырткалыларда тире аша сулау да бар. Бакаларда тире аша сулау үпкәләр белән сулауга караганда өстенлек итә. Шуңа күрә баканың тире аша сулавы бозылганда, үпкәләре зарарланмаган булса да, ул үлә.<ref>Җиһаншина З.Р. Методик материалы. [http://www.tatk-shkola.narod.ru/documents/sss.doc‎ Хайваннарның сулавы]</ref>
1 234 896

правок