Дәрдемәнд: юрамалар арасында аерма

бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискылары хуҗасы
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rinazz (бәхәс | кертем)
Yeni bet: thumb|right|200px|Дәрдемәнд'''Дәрдемәнд'''(Закир Рәмиев) - танылган шагыйрь, җәмәгат эшлеклесе...
(аермасы юк)

30 авг 2009, 15:28 юрамасы

Дәрдемәнд(Закир Рәмиев) - танылган шагыйрь, җәмәгат эшлеклесе.

Файл:Дәрдемәнд.jpg
Дәрдемәнд

Тормыш юлы

1859. нчы елның 23 нче ноябрендә Ырынбур губернасының Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туа. 1862. нче елның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орск өязенең Юлык авылына күчеп китә. Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары Молаккай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр. Закир 1880.-1881. нче елларда Истанбулда яши, төрек телен, әдәбиятын өйрәнә. Закир Орск сәүдәгәре борнаевның Мәһүбә исемле кызына өйләнә һәм Ырынбурга күчә. Анда җәмәгатьчелек эшенә, мәдәни-агарту шөгыленә керешә. 1905. нче елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр гәзитләр чыгара башлыйлар. 1906. нчы елда "Вакыт" гәзите (башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга башлый), 1908 нче елдан "Шура" журналын чыгара башлыйлар ("Вакыт"ның мөхәррире Фатих Кәрими, "Шура"ныкы Риза Фәхретдин була). Бу ике гәзит тә 1918 нче елда ябыла. Октябрь инкыйлабыннан соң типографиясен, алтын приискаларын яңа хакимияткә тапшыра. З.Рәмиевның шәхси китапханәсен әрәм итеп, яндырып бетерәләр. 1921. нче елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 нчы октябрендә вафат була.