Андрей Лихачев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Икенче чор: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
| һөнәр = археолог, нумизмат
| туу датасы = 04.07.1832
| туу җире = [[Казан губернасы]], {{туу җире|Спас өязе|Спас районында}}, [[ПолянкиПәләнкә]]
| гражданлык = {{байраклаштыру|Русия империясе}}
| милләт = поляк-рус
Юл номеры - 24:
}}
<small>{{мәгънәләр|Лихачев}}</small>
'''Андрей Лихачев''', Андрей Федор улы Лихачев, {{lang-ru|Лихачев Андрей Федорович}} (''[[1832 ел]]ның [[4 июль|4 июле]], [[Казан губернасы]], [[Спас өязе]], [[ПолянкиПәләнкә]] — [[1890 ел]]ның [[11 август]]ы,'' ''шунда ук'') — тарихчы, нумизмат, археолог, коллекционер, төбәкне өйрәнүче. Император Рус археология җәмгыяте әгъзасы (''1865-1890''). Казан шәһәр музее ([[ТР милли музее]]) [[1894 ел]]да аның 40 мең саклау берәмлегеннән торучы шәхси тупланмасы нигезендә оештырыла.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:Kremlyovskaya street in Kazan by Vasilij Turin .jpg|thumb|right|250px|«[[Кунак йорты (Казан)|Кунак йорты]]» бинасы. 1820 еллар.]]
[[Файл:Национальный музей Республики Татарстан.JPG|200px|thumb|right|[[ТР милли музее]]]]
[[1832 ел]]ның {{comment|16|иске стиль}} [[4 июль|(4) июлендә]] [[Казан губернасы]] [[Спас өязе]] (''хәзерге'' [[Спас районы]]) [[ПолянкиПәләнкә]] авылында атасының нәсел утарында туган. [[XVIII гасыр]]ның икенче яртысында [[Казан губернасы]]нда урнашкан Лихачевлар нәселенең кече тармагы вәкиле. Әтисе — Федор Семен улы Лихачев (''1796-1835''), [[Казан]] җир биләүчесе һәм коллекционеры, бик иртә, улына 4 яшь булганда вафат була. Әнисе, Глафира Иван кызы Панаева, шагыйрьләр И.И. һәм В.А. Панаевларның туганы, үз вакыты өчен киң белемле һәм акыллы хатын була. Яшь килеш иреннән тол калып, 6 баланы үстерү һәм иреннән калган зур гына утар белән, опекун буларак, идарә итү кебек катлаулы вазифаларны намус белән башкарып чыга. Андрей Лихачевка балачагында әнисенең шифалы йогынтысы зур була. Әтисенең борынгы нәфис әйберләр җыюга һәвәслеге һәм аннан калган шәхси тупланмалар (''аеруча кораллар'') киләчәктә Андрей Лихачевка археологик музей булдыруга юл ача. Кечкенәдән шулай ук рәсем ясауга оста була, бу һөнәрен олыгайгач та ташламый. Үсмер вакытта шигырьләр язу белән дә мавыга: моның өчен күп кенә рус шагыйрьләренең иҗатын өйрәнә, [[француз]] һәм [[алман]] шагыйрьләрен тәрҗемә итә. Сынлы сәнгать һәм шигъриятнең кайсын сайларга дип уйлана.
 
[[1848 ел]]да [[Казан дәүләт университеты|Казан император университетына]], физика-математика факультетының табигать фәннәре разрядына укырга керә (''[[1852 ел]]да тәмамлый''). Үзе сайлаган белгечлекне яратып өйрәнә. [[Геология]], [[физика]], [[химия]] фәннәреннән лекцияләрне җентекләп язып бара. Әлеге лекцияләр язылган дәфтәрләрен үзлегеннән ясаган рәсемнәре һәм җентекләп эшләгән сызымнары белән баета. Бөҗәкләр (''бигрәк тә [[таракан]]нар'') җыю белән дә мавыгып китә. Бу мәсьәләдә [[зоология]] профессоры белән ярыша. Бигрәк тә кечкенә бөҗәкләрне, ябыштырган җилеме күренмәслек итеп, кәгазьгә урнаштыру кебек вак эшләрне ярата.
Юл номеры - 35:
== Коллекция туплаучы ==
==== Беренче чор ====
[[Археология]] белән кайчан кызыксына башлавы төгәл генә билгеле түгел. Кызыксынуга нигез булып әтисеннән калган борынгы нәфис әйберләр тупланмасы торганы мәгълүм. Тора-бара туганнарыннан һәм таныш-белешләрдән борынгы [[бронза]] яки [[фарфор]]дан эшләнгән нәфис эшләнмәләр сатып ала башлый. Әлеге яңа шөгыле белән тиз арада мавыгып китә. Нәсел утары булган, җәйләрен шунда уздыра торган [[ПолянкиПәләнкә]] авылының географик урнашуы да булачак археолог өчен бик уңайлы була: 25 чакрымда гына [[Бөек Болгар]] башкаласы булган [[Болгар]] авылы урнашкан. Нәкъ шунда А.Ф. Лихачев археология һәм [[нумизматика]] белән ныклап (''фәнни нигездә'') шөгыльләнә башлый. Авыл тормышын өнәмәүче һәм сәламәтлеге дә какшау булган Андрей [[кыш]]ларны [[Казан]]дагы йортларында уздыра. Иске-москы сатучы [[татарлар]] белән танышып, аларны үзенә төрле борынгы эшләнмәләр китереп торучыларга әйләндерә. Шулай итеп, [[Казан татарлары]] арасында яңа сәнәгать төренә — [[антиквар]] әйберләр белән сату итүгә нигез сала. Коллекциясе зурая, борынгы эшләнмәләр белән мавыгуы тора-бара аларны фәнни нигездә өйрәнүгә әйләнә.
 
==== Икенче чор ====
[[1862 ел]]да бертуган Лихачевлар милек бүләләр. Андрей өлешенә [[Казан]]дагы йорт (Яңа-Комиссариат урамы, ''хәзерге'' [[Мөштәри урамы]], 11/43) һәм [[ПолянкиПәләнкә]] утары янындагы [[Березовка]] авылындагы утар тия. Шулай итеп, аның кулында сизелерлек капитал туплана һәм аны коллекциясен баету өчен кызганмыйча тота башлый.
 
Өч мәртәбә чит илгә барып кайта: [[Алмания]], [[Франция]] һәм, күбрәк, [[Италия]]гә. Шәхси коллекциясендәге әһәмияткә ия картиналар, бронза һәм фарфордан эшләнгән статуялар, тимер акчалар шул сәяхәтләре вакытында сатып алынган.
Юл номеры - 58:
Аз хәрәкәтләнү, [[кыш|кыш көне]] салкын тиюдән куркып, саф һавада булмау болай да сәламәтлеге какшау булган А.Ф. Лихачевның үлемен якынайта. Соңгы елларында сәерлекләре арта төшә: дүрт дивар арасында эшләүгә күчә, элекке фәнни элемтәләрен өзә, кешеләр кабул итми башлый. [[1889 ел]]ның [[ноябрь|ноябрендә]] апоплексик удар кичерә, уң ягы бөтенләй хәрәкәтләнми башлый. [[Декабрь]]дә хәле бераз яхшыра: өй буенча таяк белән йөри ала, ләкин кул-аягы авыр хәрәкәтләнә. Акылы аек кала, яңа фәнни хезмәтләрнең планнары туа тора, ләкин уң кулы тыңламагач, яза алмый. Ул вакытта сирәк очрый торган язу машинкасы сатып алырга да уйлый.
 
[[Апрель]]дә [[бөер]]ләре ялкынсына. [[Июль]]дә хәле бераз яхшыргач, табиблар авылга китәргә тәкъдим итә. Кул астында эшләргә китапханәсе һәм тупланмасы булмау сәбәпле авылны яратмаучы А.Ф. Лихачев бу юлы авылга бик теләп китә. Утарда җәяү йөри. Ләкин [[8 август]]та икенче удар була, галим аңын җуя, [[11 август]]та көндезге икедә вафат була. [[15 август]]та [[ПолянкиПәләнкә]] чиркәве ихатасында, әтисе кабере янында җирләнә.
 
== Хәтер ==