Яшелчә культуралары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 1:
'''Яшелчә культуралары''' – яшелчә алу өчен үстерелгән культуралы үсемлекләр төркеме.
 
Якынча 120 төре билгәле. Яшелчә культуралары [[яфраклылар]]га ([[кәбестә]], салат, {{коммент|шөер|укроп}}, шпинат, яфраклы петрушка һ.б.), [[җимешлеләр]]гә ([[баклажан]], [[борыч]], [[борчак]], кабак, [[кыяр]], патиссон, ташкабак, [[томат]], [[фасоль]] һ.б.), суганбашлыларга ([[сарымсак]], [[суган]]), тамыразыкларга (аш [[чөгендер]]е, [[кишер]], пастернак, петрушка, редис, сельдерей, торма, [[шалкан]] һ.б.) бүленә. Яшелчә культураларына шулай ук [[гөмбәләр]], иртә өлгергән [[бәрәңге]] һәм [[шикәрле кукуруз]] керә. Яшелчә культурасы күбесе [[астрасыманнар]] (артишок, салат, эстрагон), карабодай сыманнар (кузгалак), [[кыяклылар]] (шикәрле кукуруз), әвернә сыманнар (кәбестә, редис, шалкан һ.б.), алабута сыманнар (аш чөгендере, шпинат һ.б.), суган сыманлар (башлы суган, сарымсак), [[кузаклылар]] (борчак, кара борчак, фасоль), [[пасленчалар]] ([[баклажан]], [[борыч]], [[томат]] һ.б.), чатырсыманнар (кишер, петрушка, сельдерей һ.б.), кабаксыманнар (кабак, кыяр, патиссон, ташкабак һ.б.) гаиләсенә карай. Яшәү гомере буенча яшелчә культурасы бер еллыкларга — баклажан, борчак, [[карбыз]] һ.б.; ике еллыкларга – [[кәбестә]] (чәчкәле һәм пекин кәбестәсеннән башка), татлы суган, тамыразыклар (редистан башка) һ.б.; күп еллыкларга — ирүән, керән, кузгалак һ.б. — бүленә. Барлык күп еллык яшелчә культурасы кышлыклы; бер еллык яфраклылар, борчак, кәбестә, кара борчак, тамыразыклар – суыкка, баклажан, карбыз, [[кавын]] эссегә чыдам; борыч, кукуруз, кыяр, ташкабак, томат – җылы яратучы яшелчә культурасы. Яшелчәләр – витаминнарның төп чыганагы, составларында [[аксым]]нар, майлар һәм [[углеводлар]] бар. Керән, петрушка, торма, {{коммент|шөер|укроп}}, сарымсак, суган составына [[фитонцидлар]] керә.
 
Яшелчәләрне төрле витаминнарга бай булган өчен үстерәләр. Яшелчәләрне ачык яки ябык грунтта үстерәләр. Ачык грунт - ул яшелчәләрне кырда, бакчада үстерү.
Ябык грунт – ул яшелчәләрне теплицада яки парникта үстерү.
 
==Шулай ук кара==
* [[Яшелчәчелек]]
 
==Әдәбият ==