Нурихан Фәттах: юрамалар арасында аерма

татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rinazz (бәхәс | кертем)
Yeni bet: Нурихан Фәттах 1928 нче елның 25 нче октябрендә Башкортстан АСССрның Яңавыл районыныдагы Күчтавыл д...
(аермасы юк)

30 авг 2009, 07:18 юрамасы

Нурихан Фәттах 1928 нче елның 25 нче октябрендә Башкортстан АСССрның Яңавыл районыныдагы Күчтавыл дип аталучы кечкенә татар авылында крестҗян гаиләсендә туган. 1946 нчы елда беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1951 нче елдан 1952 нче елга кадәр Татарстан китап нәшриятының яшьләр- балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953 нче елларда Чистай шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 нче елның маеннан, яңадан казанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә. Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәсрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре 1944 нче елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында, ә 1948 нче елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. 1955 нче елда студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956 нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга. 1962 нче елда язучы "Бала күңеле далада" исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның "Мөдир Саҗидә" исемле повесте дөнья күрә.

Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип "Ител суы ака торур" (1970), "Сызгыра торган уклар" (беренче китап,1977) романнарын, "Кол Гали" (1973) трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" (1976) исемле фәнни хезмәтен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта. 

Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас кадыра. Ул балалар өчен "Тегермәндә", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Өч туган", "Беззнең бабай" хикәя җыентыкларын һәм "Энҗеле үрдәк" пьеса-әкият яза. Язучы 1965 нче елдан бирле СССР Язучылар союзы әгъзасы. Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Н. Фәттахка 1978 нче елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирәләр.