Дуван районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 35:
Районның көнбатыш һәм үзәк өлеше биеклеге 517 метр булган чыршы һәм ак чыршы урманы белән капланган. [[Уфа елгасы|Уфа]] киң яйласында урынлашкан, көнчыгыш өлеше утрау-утрау булып каен, каен-карагай урманы үскән [[Йөрүзән]]-[[Әй]] убалы тигезлегенә карый. Климаты уртача салкын. Дуван районының гомум мәйданының 30 проценты — [[каен]] урманнары.
 
Районда [[табигый газ]], төзелеш өчен кирәкле чималлар табыла. Табигать ядкәрләре: Тазтүбә тавы (шыган), Сабакай тау тишеге, Арый авылы янындагы кыргый дала чиясе куаклыклары. Халык [[игенчелек]], [[дуңгызчылык]], [[мөгезле эре терлек]] үрчетү, [[бәрәңге]] үстерү, ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Дуван лесхозы-БР-да иң зур урман хуҗалыкларының берсе. Төп агач әзерләүче-Аскын леспромхозы.
== Тарихи белешмә ==
[[Иске Хәлил]] авылы тирәсендә VIII-IX гасырга караган курганнар табылган. Шул җирдән Европадан Азияга таба сәүдә көньяктан юлы төньякка үткән. Район территориясеннән [[Казан ханлыгы]]ннан [[Себер ханлыгы]]на юл үткән. Бу җирләрдә татар авыллары барлыкка килгән. [[Өлкенде]] авылының тарихы да шул көннәргә барып тоташадыр. "Катерина" юлын хәзер [[Бөре (шәһәр)|Бөре]]-[[Зылатаус]] тракты дип йөртәләр. [[Таcтүбә]], [[Мәтәле]], [[Дуван (Дуван районы)|Дуван]] кебек зур авылларга урыслар килеп урнашкан, ә Кызылъяр дигән [[мишәрләр]] авылы урынын мордвалар сатып алган, бүгенге көндә ул [[Михайловка (Дуван районы)|Михайловка]] дип атала.<ref>[http://archive.is/20120707125130/bashkir.jimdo.com/%D1%88%D3%99%D0%B6%D3%99%D1%80%D3%99-%D3%A9%D0%B9%D1%80%D3%99%D0%BD%D0%B5%D2%AF/%D0%B4%D1%8B%D1%83%D0%B0%D0%BD-%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B-%D1%82%D0%B0%D1%80%D0%B8%D1%85%D1%8B/ Дыуан районы һәм Арый ауылы тарихы] {{ref-ba}}</ref>