Венесуэла: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 31:
Венесуэла территориясе өч төп ландшафт зонасын кертә: илнең көньягында Гвиана яссы таулыгы (территориянең 45%-ы), төньякта Андларның таулы районы (иң биек нокта - Боливар пигы - диңгез дәрәҗәсе өстеннән 5007 м) һәм үзәк өлештә Ориноко елгасы поймасы (Венесуэла мәйданының өчтән берен били). Кариб бассейны илләре белән чиктәш районда дүртенче зонаны аерып чыгалар - Кариб Кордильерлары.
==== Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар ====
Илнең җире эчендә шактый нефть, [[табигый газ]], алтын, алмаз, тимер рудасы, бокситлар запаслары бар.
==== Климат ====
Климатның хөкем сөрүче типлары - тропик һәм субэкваториаль. Майдан декабрьга кадәр яңгырлар фасылы дәвам итә, алар кайвакыт озакка сузылучы (5-7 көн) характер ала. Январьдан майга кадәр Венесуэла территориясе өстеннән антициклоннар хөкем сөрә торган вакыт һәм коры һава торышы була. Урта еллык температура күрсәткечләре: Гвиана калыккан җире өчен: +27°С уртача еллык явым-төшемнәр дәрәҗәсе 1500 мм булганда; Ориноко поймасы өчен +28°С уртача еллык явым-төшемнәр 1200-1800 мм булганда; Кариб Кордильерлары, мәсәлән, диңгез дәрәҗәсе өстеннән 1623 м биеклектә урнашкан Мерида өчен +19°С явым-төшемнәр 1800 мм булганда.
Юл номеры - 48:
XIX гасырның 30 еллары башында Венесуэла бәйсез дәүләт статусына ия булган. XX гасыр башына кадәр Венесуэла үзара граждан сугышлары чиратын кичергән. Венесуэла территориясендә нефть чыганаклары ачу белән һәм аларны үзләштерү башлану белән тиз темплар белән илнең икътисады үсә башлаган. 1920-нче еллар ахырында Венесуэла нефть экспорты буенча дөньяда беренче урыннарның берсендә булган. Нәкъ менә нефть чыгару һәм эшкәртү Венесуэлага ахыр чиктә эчке икътисади халәтен тотрыкландырырга ярдәм иткән. Нефтьтан кала, Гвиана яссы таулылыгы чикләрендә бокситлар, алтын, ярым затлы ташлар чыгарыла. Җанга исәпләнгән керемнәр буенча хәзерге заманда Венесуэла Латин Америкасы илләре арасында беренче урыннарның берсен алып тора.
== Кыскача икътисади тасвирлама ==
Венесуэла икътисадының нигезе - нефть сәнәгате. Нефть чыгаруның төп районнары - Маракайбо күле, Кариб диңгезенең шельфы. Шулай ук [[табигый газ]], тимер рудасы, ташкүмер, алтын, алмазлар чыгаралар. Иң үсеш алганнар - нефть эшкәртү, химик һәм нефтехимик сәнәгать, кара металлургия, автотөзелеш. Эре азык-төлек, текстиль сәнәгате. Авыл хуҗалыгында эре җирбиләүчелек хөкем сөрә. Төп авыл хуҗалыгы культуралары: кукуруз, ногыт борчаклылар, кофе, какао, шикәр камышы. Хайванчылыкта - эре мөгезле мал-туар, сарыклар һәм кәҗәләр үрчетү. Тропик агач әзерләү. Балыкчылык. Экспортның 90%-ы - нефть һәм нефть продуктлары.
Акча берәмлеге - боливар.
== Кыскача мәдәният тасвирламасы ==