Гариф Ахунов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 26:
==Тәрҗемәи хәле==
[[Файл:Г.Ахунов 1.jpg|300px|thumb|right|Гариф Ахунов шәҗәрәсе]]
Гариф Ахунов [[1925 ел]]ның [[18 сентябрь|18 сентябрендә]] [[Татарстан]]ның [[Арча районы]] [[Кече Өчиле]] авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк) крәстиян гаиләсендә туа. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крәстияннәр арасында зур оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен [[1931 ел]]да кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә. Күрше [[Казанбаш]] авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф [[1940 ел]]да [[Арча педагогия училищесы]]на укырга керә. Ләкин Ватан сугышы башланып, гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, Гариф ихтыярсыз эшләнгән бер «җинаяте» аркасында зур бәлагә очрый: {{коммент|[[күмәк хуҗалык]]|колхоз}} кырыннан өенә рөхсәтсез бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен аны хөкемгә тартып, өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Яшүсмер егет хөкем мөддәтен Ерак Көнчыгышта хезмәт белән төзәтү лагеренда уза. Кайткач, [[1946 ел]]ның көзеннән [[Арча педагогия училищесы|училищеда]] өзелгән укуын дәвам иттереп, [[1947 ел]]да аны тәмамлап чыга. Аннары, Казанга килеп, [[Казан дәүләт университеты|университет]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
 
Гариф Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы студентлык елларына туры килә. [[1951 ел]]да «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук [[1951 ел]]да, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге [[«Казан утлары» журналы|«Казан утлары»]]) журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә — алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» ([[1955 ел|1955]]) повестен иҗат итә. [[Ибраһим Гази]], [[Габдрахман Әпсәләмов]], [[Әнвәр Давыдов]], [[Гомәр Бәширов]], [[Шәйхи Маннур]], [[Салих Баттал]] кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.