Ат спорты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Зәй - Changed link(s) to Зәй (шәһәр)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 1:
'''Ат спорты́''', [[йорт аты|атка]] атланып йөрү һәм алар белән идарә итү төрләре, спорт максатларында ярышлар уздырыла.
 
Ат спортының заманча төрләре: җигүле ат, [[конкур]] (каршылыкларны сикереп чыгу), ике төр ярыш (манежда йөрү, конкур), өч төр ярыш (манежда йөрү, кыр сынаулары, конкур), ат чабышы, юырту, стипл-чейз, кросс, атлы аучылык, драйвинг, атлы-чаңгы ярышлары, ат ярышлары, атта күнегүләр ясау (вольтижировка), җегетлелек (атта оста йөрү), тройка ярышлары, пушбол уеннары, атка атланып туп уйнау.
 
== Татарстанда ат спорты ==
[[Казан]] һәвәскәр ат ярышлары җәмгыяте [[1867 ел]]да оештырыла (оештыручылар - ат заводы тотучылар Н.Н. Кудрявцев, В.П. Молоствов, Г.Ә. Ишморатов, рәисе - И. Полторацкий), беренче юртаклар сынавы [[1868 ел]]ның кышында [[Кабан күле]]ндә уздырыла. [[Казан губернасы]]ның иң яхшы юртаклары: Аккредитив - Русия Дерби ярышы җиңүчесе ([[1907]]), Смельчак - Император призына уеннарда 2 нче урын ([[1907]]), Набат, Успех, Игла, Ловкий - төрле дистанцияләрдә Казан ипподромының җитезлек буенча рекордчылары.
 
1920-40 елларда [[Казан ипподромы]]нда даими рәвештә республиканың {{коммент|[[күмәк хуҗалык]]|колхоз}}, совхоз, ат заводлары һәм дәүләт конюшняларының юртаклары сынала. Бу вакыттагы иң яхшы җайдаклар - М. Курицин, И.А. Матяев, Ф.Ф. Кашафетдинов, С. Макеев, П. Поляков, М. Угольков, М. Арсланов, П. Егоров-Дунай һ.б. рекордчы юртакларда чыгыш ясый. Казан ипподромының иң яхшы җайдаклары, 1950-70 елларда призлы чабышлар осталары: Х.Б. Гайнуллин, Җ.И. Хәбибуллин, С.Н. Староверов, А.М. Кузнецов, И. Ганчурин, Н.Н. Гришин, А.И. Булыгин. Алар тарафыннан җитез юртаклар, СССР, ТАССР, Идел буе рекордчылары әзерләнә. Татарстан атчыларының җыелма командасы - Идел буе кубокларын ала (1955-58, 1960, 1962-65, 1968, 1976, 1986, 2001), Бөтенрусия ат ярышларында җиңә (1998) һәм призлар ала (бронза, 2003; көмеш, 2004).
 
1990 елларда ТРның иң яхшы спортчылары, ТР, РФ чемпионатлары һәм кубоклары җиңүчеләре һәм призёрлары, Зур Дерби призы, Элита призы, Дөнья призы һ.б. призлар ияләре - С.Н. Бакурин, Г.Г. Большаков, А.И. Булыгин, Е.В. Гришаева, К. Закирова (конкур), С.Н. Невкипилый, С. Прохоров (конкур), Ф. Халиков һ.б. ТР ат спортының классик төрләре буенча иң яхшы тренерлары - М.Р. Закиров, М.Н. Злобина, А.М. Щербаков, И.Н. Щербакова, Г.М. Галиева. ТРның иң яхшы юртаклары, СССР (РФ) рекордчылары - Рангоут, Ландр, Фараон, Аргон, Ледок, Панасоник, Заварзай, Массив, Абордаж, Позитрон, Ламборн.