=== Климат ===
[[File:Albania koppenKöppen.svg|140px|right|thumb|[[Коппенның климат классификациясе]] нигезендә Албания харитасы]]
[[Әдрән диңгез|Әдрән]] һәм [[Ионик диңгез]]ләренең яр буйлары һәм [[Балканнар]]га таба күтәрелә барган [[тау]]лы районнары булган, кышын һәм җәен төрле һава торышы шартларына дучар була торган географик киңлектә урнашкан Албаниянең климатик төбәкләре күп. Диңгез буе түбәнлекләренә типик [[Урта диңгез буе климаты]] хас; таулы районнарда Урта диңгез буе континенталь климаты өстенлек итә. Түбәнлекләрдә дә, эчке районнарда да һава торышы төньяктан көньякка таба сизелерлек үзгәрә. Түбәнлекләрдә [[кыш]]лар бик салкын түгел, гадәттә, 7 °C була. [[Җәй]] көне уртача температура 24 °C. Көньяк түбәнлекләрдә уртача температура ел дәвамында 5 °Cка югарырак. Җәй көне бу аерма 5 °Cтан югарырак, ә кышын чак кына түбәнрәк.