«Хәйретдин Мөҗәй» битенең юрамалары арасында аерма

к
→‎top: clean up using AWB
к (төркем өстәү)
к (→‎top: clean up using AWB)
Шагыйрь [[1901 ел]]ның [[26 март]]ында [[Башкортстан]]ның [[Туймазы районы]] Төрекман авылында туа. 18 яшендә Х. Мөҗәйне [[Кызыл Армия]]гә алалар һәм шул вакыттан соң аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза. Ул озак еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Урта Азиядә басмачыларга, кулак бандаларына каршы көрәшә, 1938 елда [[Хасан күле]] янында япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бер үк вакытта Х. Мөҗәй әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: 20нче еллар ахырыннан башлап газета-журнал битләрендә аның хәрби тормышка, чик саклаучыларның көндәлек хезмәтенә багышланган һәм аларның уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләре, очерк, хикәяләре еш басыла. 1932 елда аның [[Казан]]да “Мылтыклар” дигән беренче китабы чыга.
 
Х. Мөҗәй [[Бөек Ватан сугышы]]ның беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, полк командиры булып дәһшәтле бәрелешләрдә катнаша, кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ләкин 1942 елның җәендә, [[ХарьковХаркау]]кага һөҗүм вакытында, Х. Мөҗәй командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм, айдан артыкка сузылган авыр бәрелешләрдән соң, исән калган авыр яралылар, шул җөмләдән подполковник Х. Мөҗәй, фашистлар кулына эләгә.
 
Х. Мөҗәйне, башка совет әсирләре белән бергә, [[Алмания]]гә озаталар. Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: [[Мюнхен]] шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән антифашистик яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була. Ләкин 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм, озак газапланулардан соң үлемгә хөкем итә. [[1944 ел]]ның [[4 сентябрь|4 сентябрендә]] фашист палачлары атып үтергән туксан ике Дахау тоткыны арасында подполковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.
1 234 896

правок