Зәйнулла Рәсүлев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 27:
[[1833]] елның [[25 март]]ында Троицк өязе Туңгатар волосының [[Шәрип (Учалы районы)|Шәрип]] авылында (хәзерге ([[Башкортстан]]ның [[Учалы районы]]нда) мулла гаиләсендә туып үсә.
 
Туган авылында мәдрәсәдә укый, унике яшеннән кантонкантун үзәге - Малай Муйнак мәдрәсәсендә белем ала, аннары Якуп хәзрәт артыннан [[Ахун (Учалы районы)|Ахун]] авылына күчеп, анда дин гыйлемен арттыра. [[1851]] елда [[Троицк]] шәһәре (хәзерге [[Чиләбе өлкәсе]]ндә) мәдрәсәсенә килеп урнаша, [[1858]] елда тиешле имтиханнарын тапшырып, Верхнеуральск өязенең [[Акхуҗа]] авылына (хәзер шул ук Учалы районында) имам-хатыйб булып кайта.
 
[[Шәкерт]] булган чорында [[суфичылык]] белән кызыксынып китә. [[1859]] елда [[Нәкъшбәндия]] суфи ордены сафына алына. [[1869]]—[[1870]] елларда [[Истанбул]]да хәкыйкатьне мистик рәвештә танып белү (''тарикъ'') ысулын өйрәнеп аны камилләштерә. [[Истанбул]]да ук Нәкъшбәндия суфилык тарикаты тәгълимәтен укытырга рөхсәт (''иҗазнамә'') ала. Туган төбәгенә кайткач, суфи башкортлар арасында яңа тәртип урнаштыра, шул исәптән [[тәсбих]] киеп йөрү, [[Аллаһ|Аллаһы Тәгалә]] исемен күп тапкыр кычкырып әйтү (''зикер''), [[Мәүлид бәйрәме|Мәүлет көнен]] — [[Мөхәммәт|Мөхәммәт пәйгамбәр]]нең туган көнен бәйрәм итү һ.б.
Юл номеры - 33:
Суфичылык идеяләрен халыкка таратуы өчен хакимият тарафыннан эзәрлекләнгән. Исламның рәсми вәкилләре булган муллалар аны дин кануннарын бозып мөртәтлек таратуда, җәмәгатьчелекне хөкүмәткә каршы күтәрүдә гаепли. Муллалар аны кулга алдыра. [[1873]] елның гыйнварында аны туган төбәгеннән [[Вологда губернасы]]на сөрәләр.
 
Ул сөргеннән [[1881]] елда әйләнеп кайта. [[1884 ел]]да татар сәүдәгәре Сәйфулла Габбасов аны [[Троицк]] каласындагы 5нче мәчеткә икенче имам итеп чакыра. [[1891 ел]]ны аңа мәчет каршындагы мәдрәсәне җитәкләргә тапшыралар.<ref>[http://kraeved.opck.org/biblioteka/ural/islam_na_urale/islam_na_urale.pdf Ислам на Урале. Энц. словарь / Коллект. автор. Сост. и отв. редактор – Д. З. Хайретдинов. – Москва-Нижний Новгород, ИД «Медина». 2009. с. 18]</ref> Ул биредә [[җәдитчә укыту]] тәртибен кертеп, Русиянең иң дәрәҗәле мөселман уку йортлары биеклегенә күтәрә. Мәдрәсә аның исеме белән «Рәсүлия» дип атала башлый.
 
[[1917]] елның [[2 февраль|2 февралендә]] вафат була. Кабере Троицк шәһәренең татар зияратында.
Юл номеры - 40:
 
== Хәтер ==
* 2008 елда Зәйнулла Рәсүлев исеме [[Уфа|Уфадагы]]дагы бер [[Зәйнулла Рәсүлев урамы (Уфа)|урамга]] бирелә.
{{Портал|Шәхесләр}}