Фәнис Яруллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
к викиләштерү
Юл номеры - 9:
| һөнәр = шагыйрь, язучы һәм драматург
| туу датасы = 9.02.1938
| туу җире = [[Татарстан]], [[{{туу җире|Баулы районы]]|Баулы районында}}, [[Кызылъяр (авыл)|Кызылъяр авылы]]
| гражданлык = {{ССРБ байрагы}}, соңрак {{RUS}}
| милләт = [[татар]]
| үлем датасы = 8.12.2011
| үлем җире = [[{{үлем җире|Казан]]|Казанда}}
| әти =
| әни =
| ир =
| хатын = Нурсөя Яруллина
| балалар =
| бүләк һәм премияләр = [[Татарстан]]ның халык шагыйре, {{Тукай бүләге}}{{Халыклар лауреаты,дуслыгы ордены}}<br/>[[Муса Җәлил премиясе|М. Җәлил исемендәге Республика премиясе]] лауреаты<ref>http://kitap.net.ru/yarullin.php</ref><br/>[[Татарстан Республикасының Халык шагыйре|ТР халык шагыйре]]
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
<small>{{мәгънәләр|Яруллин}}</small>
'''Фәнис Яруллин''', Фаниз<ref>Паспорты буенча исеме — Фаниз. ''Китапта'': Ф. Яруллин. Хәтер төпләрендә утлы күмер. Чабаксар, 2013, 395- биттә. ISBN 978-5-86765-469-6</ref> Гатаулла улы Яруллин (''[[9 февраль]], [[1938 ел]], [[Татарстан АССР]], [[Баулы районы]], [[Кызылъяр (авыл)|Кызылъяр авылы]] — [[2011 ел]]ның [[8 декабрь|8 декабре]], [[Казан]]'') — [[татар]] [[шагыйрь|шагыйре]], [[язучы]] һәм [[драматург]]. [[Муса Җәлил премиясе]], [[Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе]] лауреаты (''[[1995 ел|1995]]''). «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. [[1968 ел]]дан [[Татарстан язучылар берлеге]] әгъзасы.
 
== Тормыш юлы ==
Фәнис Яруллин [[1938 ел]]ның [[9 февраль|9 февралендә]] [[Татарстан АССР]]ның [[Баулы районы]] [[Кызылъяр]] авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. [[1954 ел]]да «[[Татнефть]]» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. [[1957 ел]]да Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.
 
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: [[1963 ел]]да экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, [[1970 ел]]да исә, читтән торып укып, [[Казан дәүләт университеты]]ның тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре [[1960 ел]]да Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. [[1964 ел]]да авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.