Тарас Шевченко: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к using AWB |
к →Тәрҗемәи хәл: clean up |
||
Юл номеры - 27:
==Тәрҗемәи хәл==
Тарас [[Киев губернасы]]нда крепостной игенчеләр гаиләсендә ута. Яшь чагында аңарда рәссамлек сәләте уяна. Баяр Энгельгардт аны үз акчасына [[
[[Василий Жуковский]] һәм [[Карл Брюллов]] акча табып, Шевченконы азат итәләр. Бу вакыт аңа 24 яшь була. Тарас Шевченко Художество академиясен “ирекле рәссам” дәрәҗәсе белән тәмамлый, сәнгатьтә дә, шигърияттә дә гаять зур уңышларга ирешә. Ләкин [[украин халкы]]ның данлы улының бәхетле көннәре озакка бармый: ул [[Киев университеты]]нда бергә эшләгән мәшһүр тарихчы, профессор Костомаров төзегән сәяси фиркагә керә дә, көннәрнең берсендә бу партия әгъзаларының барысын да кулга алып, Петербургка озаталар. Анда ике ай барган хөкемнән соң боларны гаепле дип табып, араларыннан иң зур җинаятьче сыйфатында Шевченконы [[Ырынбур губернасы]] [[Орски]] ныгытмасына рядовой солдат итеп сөрәләр. Башта шунда, аннан [[Арал диңгезе|Арал]], [[Каспий диңгезе|Каспий]] буйларында газап чигә. Китап, гәзит юк, язу, рәсем ясау, дуслары белән хатлашу тыела. Каты күзәтү астында шулай ун ел иза чиккәннән соң кайтырга рөхсәт ителә. Ул, шатланып, [[Нижгар]]га килә. Ләкин, сезне ялгыш җибәргәннәр, дип, кабат Орски ныгытмасына илтеп ябалар. Тагын сигез ай торып, изелеп, ватылып, Петербургка кайта.
|