Гөлназ Кадыйрова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Дәүләт эшлеклесе | исем = Гөлназ Кадыйрова | тулы исем = | рәсем =Г.М.Кадыйрова.jpg |…»
(аермасы юк)

7 фев 2018, 21:13 юрамасы

Гөлназ Кадыйрова, Гөлназ Маннур кызы Кадыйрова (кыз фамилиясе Сәлимова) (1966 елның 6 июле, ТАССР, Чаллы) - РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары (2014 елдан). РФ атказанган икътисадчысы (2013). РФ 1нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе. Икътисад фәннәре докторы (2012). РФ хөкүмәте каршындагы финанс университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә кафедрасы профессоры[1].

Гөлназ Кадыйрова
Россия байрагы РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары
Вазыйфага керешкән
2014 ел, 15 май
Туган 6 июль 1966(1966-07-06) (57 яшь)
РСФСР, ТАССР, Чаллы

Тәрҗемәи хәле

1966 елның 6 июлендә Татарстан АССР Яр Чаллы шәһәрендә туган. «Икътисадчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс–икътисад институтының (2011 елдан КФУ составында) сәнәгатьне планлаштыру факультетын бик яхшыга тәмамлаган (1987). Эшмәкәрлек академиясендә (әйдәүче институт РФ ФА икътисад институты) «Финанс базарын үстерү факторы буларак инвестиция процессы» (рус. Инвестиционный процесс как фактор развития финансового рынка) темасына икътисад фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (2012)[2].

Хезмәт юлы

1987-1989 елларда «КамАЗ» җитештерү берләшмәсенең хезмәтне оештыру һәм хезмәт хакы идарәсе икътисадчысы.

1989-1990 елларда Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының финанс бүлегендә шундый ук вазифада.

1990-1997 елларда дәүләт салым инспекциясендә эшли.

1997-2001 елларда Яр Чаллы мэрының икътисад киңәшчесе-консультанты.

2001-2003 елларда аудит компаниясе директоры (шәхси эшмәкәр).

2003-2004 елларда Яр Чаллы администрациясе башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары.

2004-2006 елларда РФ сәнәгать буенча федераль агентлыгы (рус. Роспром) икътисад һәм финанс идарәсе башлыгы.

2006-2008 елларда РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы дәүләт сәнәгать сәясәте департаменты директоры урынбасары. 2008 елның гыйнварыннан әлеге департаментның директоры.

2008 елның 11 июленнән РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бюджет сәясәте һәм финанслар департаменты башлыгы.

2014 елның 15 маеннан РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2013 РФ атказанган икътисадчысы
  • 2008 РФ ягулык-энергетика комплексының шәрәфле хезмәткәре
  • «РФ федераль казначылыгына 20 ел» истәлек медале

Гаиләсе

Кияүдә, ире Раиф Кадыров («Олероли», «Раиф и К», «Voice Music» һ. б. ширкәтләр хуҗасы )[3]. Ике балалары (кызлар) бар. Икенче балалары тугач, гаилә Казанга күчә, Чаллыга эшкә шуннан барып йөри.

Керем һәм милек

2016 елда тапшырган декларациясе буенча:
Керем 8 110 819,28 сум (иренеке 409 600,00 сум)
Күчемсез милек:
Фатир, 155.5 кв. м
Дача, 200 кв. м (кулланылышта)
Ире исемендә: Фатир, 155.5 кв. м (кулланылышта)
Ире исемендә: Дача, 200 кв. м (кулланылышта)
Баласы исемендә: Фатир, 155,5 кв. м (кулланылышта)
Баласы исемендә: Дача, 200 кв. м (кулланылышта)[4].

Сылтамалар

Искәрмәләр