Чәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 1:
[[Файл:Bohea Tea tree.jpg|thumb|Чәй куагы чыбыгы]]
[[Файл:Longjing-steeping-tallglass.jpg|200px|thumb|]]
 
'''Чәй''' ([[Кытай теле|кыт.]] 茶 – «ча́» пекин һәм гуандун диалектларында<ref>«те̂» амой һәм «тца» тайвань диалектларында, [[Япон теле|яп.]] 茶 «тя» һәм お茶 «о-тя»</ref>) – эшкәртелгән [[чәй куагы]] [[яфрак|яфракларын]]ларын кайнар суда пешереп әзерләнгән хуш исле [[эчемлек]].
 
==Тарихи белешмә==
Чәйнең ватаны булып Кытай санала. Анда аны культура буларак VII гасыр башында үстерә башлыйлар. Кытай теленнән чәй “яшь яфракчык” дип тәрҗемә ителә. Кытай елъязмаларында чәйнең уңай тәэсире турында түбәндәге сүзләр язылган: “Рухны күтәрә, йөрәкне йомшарта, гәүдәне җиңеләйтә һәм сафландыра, фикерләүне яхшырта һәм ялкауланырга юл куймый”.
 
Европага чәй [[Португалия]] диңгезчеләре белән 1517 елда килеп керә. Русиядә чәйне куллана башлауны [[1683 ел]]да Мәскәү илчесе Василий Старковның [[Монголия]]гә баруы белән бәйлиләр. Ләкин моңа ышануы кыен. Чәйнең күршеләре — татар халкының төп эчемлеге икәнен белмичә, аны эчәргә өйрәнергә монголлар янына бару бер тарихи анекдот булырга охшаган. Гади урыслар чәйне чынлап торып 20 гасыр башында эчә башлыйлар. Коммерсант журналы язганча, ул заманда урыс халкының төп эчемлеге — [[арыш]] икмәгеннән ясалган [[куас]] була. Русия гаскәре солдатларының куас эчеп агуланулары еш булу сәбәпле, Уставка солдатларга эчемлек итеп кайнар чәй эчертү турында маддә кертелә. Тиздән чәй хәрбиләргә ияреп тыныч халык арасында да тарала.
 
XIX гасырның уртасына кадәр чәй бары тик Кытайда гына үскән. Аны үстерү серләрен [[кытайлар]] яшереп саклаган. Чәй плантацияләрендә биеклеге 1 метрдан артык булмаган куаклар ел дәвамында яшел булып утыралар. Куакның бары тик очыннан гына яшь нәфис яфракларны җыялар. Аннан бу яфракларны киптерәләр, махсус машиналарда аларны бөтерәләр һәм тагын киптерәләр.
 
[[1814 ел]]да кыргый чәй Кырымдагы бер ботаника бакчасында утыртыла. 1833 елда берничә чәй куагы Кавказ артына күчерелә. Совет власте урнашканнан соң чәй күпләп үстерелә башлый. Чәй плантацияләренең күп өлеше [[ГрузияГөрҗистан]]дәда, [[Әзербайҗан]]да, [[Краснодар крае]]нда һәм элеккеге ССРБның башка районнарында урнаша. Чәйне авыл хуҗалыгы культуралары игәргә яраклы барлык туфракта да үстерергә була.
 
Селекционерлар, урынның климатик шартларын исәпкә алып, чәй сортларын яхшырту өстендә даими эшлиләр.
 
==Чәй куагы==
Чәй куагы мәңге яшел күпьеллык куак, чәйлеләр семьялыгына керә. Ул -23°С га кадәрге кыска вакытлы салкыннарга чыдам, ләкин салкын районнарда уңышны аз бирә. Чәй куагы тигезлекләрдә һәм диңгез өсте тигезлегеннән 700-800 м биеклектә дә үсә ала. Чәйнең бәбәкләре 11-12°С температурада үсә башлый. Башка үсемлекләрдән аермалы буларак, чәй куагы көз көне чәчәк ата. Җимшәннәр куакларда кышлыйлар, ә язын үсә башлыйлар; орлыклары [[октябрь]]дә өлгерә.
 
Чәй куагының яшь бәбәкләренең очтагы яфракларын (флешларын) җыялар. Флешлар никадәр йомшак булса, чәйнең сыйфаты шулкадәр яхшырак була. Күбрәк яшь бәбәкләр үссен өчен, чәй куагын һәр елны яз көне очтан кисәләр һәм ул үзенчәлекле формага керә. Яшь куакларның яфракларын беренче тапкыр 4 нче елында апрель ахырыннан яки май башыннан алып октябрьгә кадәр җыялар. Бәбәк очындагы өч яфраклы нормаль флешларны һәм үсүләре тукталган түбәнге флешлар җыялар. Төрле бәбәкләрдә флешлар төрле вакытта өлгергәнлектән, чәй яфракларын җыю өзлексез дәвам итә. Түбән флешларны җыюга ук фабрикага озатып, кара һәм яшел чәй хәзерлиләр.
 
Шиңгән, озак торган яфраклар сыйфатларын югалталар, кайвакыт эшкәртүгә инде яраксыз булалар. Яфраклар башта киштәләрдә шиңдерелә, алар йомшара һәм бөтәрләнә. Бу вакытта аларда яфракларның химик составын шактый үзгәртүче ферментация процессы бара. Ферментация процессы ахырына яфраклар бакырсыман-кызыл төскә керә һәм үзенчәлекле искә ия була. Аннары аларны махсус киптергечләрдә киптерәләр, бу вакытта яфраклар карала. Шулай итеп кара чәй алалар.
 
Яшел чәйне дә шундый ук чималдан хәзерлиләр, ләкин эшкәртү ысулларында берникадәр аерма бар. Яшел чәй әзерләгәндә яфракларны ферментацияләмичә, шунда ук киптерәләр. Яфраклар яшел төсен югалтмый һәм шулай ук төргә хас табигый үзлекләр дә саклана.
 
==Чәйнең составы==
Юл номеры - 46:
 
==Чәйнең төрләре==
Эшкәрткәндә бара торган химик процессларга карап, чәй берничә төргә бүленә: кара чәй — әлеге чәйдә [[оксид]]лашу нәтиҗәсендә зур үзгәрешләр була; [[яшел чәй]] — оксидлашканда, үзгәрешләр бик аз барлыкка килә. Нәтиҗәдә чәй яфрагындагы барлык файдалы матдәләр сакланып кала; кызыл чәй — бу чәйдә оксидлашу нәтиҗәсендә уртача үзгәрешләр бара. Ул үзенә кара һәм яшел чәй сыйфатларын берләштерә; сары чәй — оксидлашу нәтиҗәсендәге үзгәрешләр бары чәй яфрагын төргән вакытта гына бара.
 
Кулланыла торган чимал һәм эшкәртү технологиясенә бәйләнешле рәвештә чәйләрнең түбәндәге төрләре җитештерелә: бөртек чәй (''байховый'') — кара, яшел, сары һәм кызыл чәйләр; прессланган чәй — яшел кирпеч чәй, кара һәм яшел такта чәйләр, кара һәм яшел таблетка чәйләр; тиз эрүчән чәй (экстрагирланган) — яшел һәм кара чәйләрнең куертылган сыек яки коры сыгынтылары; пакетлы чәй — бер пешерерлек чәй, бик нык вакланган чәй 2—3 граммлап пакетларга тутырыла.
 
Чәйнең теләсә кайсы төре хушисләндерелергә мөмкин. Аның ике ысулы бар. Беренче ысул — кипкән чәчәкләр (ясмин, роза чәчәкләре Һ.6.), орлыклар (әнис орлыклары), тамырлар ([[ирис]], куркума) һ.б. белән табигый хушисләндерү. Икенче ысул — синтетик хушисләткечләр кушып, ясалма хушисләндерү. Яфрагын эшкәртү буенча чәйләр мондый төрләргә бүленә: гранула чәй (CT.C. — crush, tear and curl — вакланган, уылган, бөтерелгән), яфрак чәй һәм вак чәй. Халыкара классификациясе ягыннан яфрак чәйләрнең түбәндәге категорияләре була: Флаури Пеко (FP)1 — яшь ботакларның өске өлешендәге алтынсу типслары күп булган яфраклардан; Оранж Пеко (OP) — өстәге яшь ботакның беренче яфракларыннан (флешлардан); Пеко (P) — икенче яфраклардан; Пеко Сушонг (PS) өченче яфраклардан җитеш- терелә. Вак чәйләргә «Брокен» сүзе өстәлә. Мәсәлән, Брокен Оранж Пеко (BOP), Брокен Пеко (BP), Брокен Пеко Сушонг (BPS).<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1239/read#page66 Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит66]</ref>
Юл номеры - 83:
* [http://infourok.ru/issledovatelskaya_rabota_zaglyanem_v_chashku_chaya-298114.htm Исследовательская работа «Заглянем в чашку чая». Каримуллина Айзира Фанисовна, ученица 9 класса МБОУ «Юлсубинская ООШ» Рыбно-Слободского муниципального района РТ. Казан, 2013] {{ref-tt}}
 
[[Төркем:Чәй|*]]
[[Төркем:Эчемлекләр]]