Борһан Мансуров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: титул_ → титул, байрак_ → байрак, тәртип_ → тәртип, аңа кадәр_ → аңа кадәр, дәвамчысы_ → дәвамчысы, чорбаш_ using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 72:
[[Татарстан]] җөмһүрияте игълан ителгәч, эшче, крестьян, кызылармияче депутатлар шураларының оештыру корылтаен чакыру һәм үткәрүне башлап йөри. Корылтайда Татарстан үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК)(Татарстанның беренче парламенты) сайлана, Б. Мансуров аның беренче рәисе була.<ref>«Известия ТатЦИКа» газетасы, 29.09.1920</ref>
Б. Мансуров җөмһүрияттә Шуралар властен урнаштыруга өлешен кертә, хәрби коммунизм сәясәтен һәм продразвёрстканы үткәрә.
[[1920 ел]]ның февралендә кабынып киткән [[Сәнәкчеләр фетнәсе]]н аяусыз бастыруны оештыруда катнаша. [[1921 ел]]гы корылык һәм аннан соңгы [[ачлык]] вакытында [[Татарстан]]да 2 ''млн'' кеше ачыга, халкы ярты ''млн'' га кими. Авыр шартларда Б. Мансуров [[БелоруссияБеларус]]дәнтан һәм [[РСФСР]]ның [[икмәк]]ле [[өлкә]]ләреннән ашлык китертүне оештыра. Ачыгучыларны [[Урта Азия]], [[Себер]]гә күмәк күчерүне башлый. «[[Америка]] ярдәм оешмасы» (АРА) белән элемтәгә керә.
 
Б. Мансуров милли мәдәният һәм милли тел үсешен кайгырта, җитәкче урыннарга милли кадрларны куюны таләп итә. Шул ук вакытта [[татар]]лардан куелган җитәкчеләргә шикләнеп караучы, аларга ышанмаучы [[КПСС|фирка]] эшлеклеләре, аерым алганда, И.И. Ходорковский, Г.С. Гордеев, А.И. Догадов белән дәгъвалаша. [[1921 ел]]ның июнендә алар язган жалобалар нигезендә Б. Мансуровны эшеннән алып, [[Мәскәү]]гә [[КПСС|фирка]] үзәк комитеты аппаратына чакырталар.