Кадимчелек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Искәрмәләр: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 1:
'''Кадимчелек''' ({{lang-ar|قديم}} «Кадим» – «''иске, борынгы''» сүзеннән) — [[XIX гасыр]] ахырында — [[XX гасыр]] башында [[татар]] җәмгыятендә киң таралган [[консерватизм|консерватив]] хәрәкәт. Кадимчеләр «''татар җәмәгатьчелегенең [[дин]]и-феодаль мәнфәгатьләрен яклаучылар''» буларак эш итәләр. [[РоссияРусия империясе]]ндәге барлык [[ислам|мөселман]] халыкларына килеп кергән [[җәдитчелек]]тән аермалы буларак, кадимчелек төбәк идеологиясе генә булып кала. Мәгариф өлкәсендә кадимчеләрне «''укытуның иске ысулларын яклаучылар''» дип йөртәләр.
== Максатлары ==
Кадимчеләр тормышның патриархаль нигезләрен яклый, [[дин]]дә, заманага яраклаштырып, үзгәрешләр кертүгә, шулай ук мәгариф өлкәсендәге [[Аурупа]] юнәлешендәге реформаларга (''[[җәдитчелек|җәдит]] мәктәпләренә'') каршы булалар. Реформа яклыларны [[көферлек]]тә (''[[Аллаһ]]ны бар һәм бер дип танымауда'') гаеплиләр, үзләрен «кәфирләр» дип атыйлар. Дини белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә [[Бохара]] дини мәктәбе өйрәткән дини системаны, схоластика тәртипләрен хуплыйлар. Алар борынгы [[Ислам]] дине өйрәтүләрен катып калган хәлдә аңлаталар, һәр төрле яңалыкка каршы торалар. Кадимчеләр өчен [[татар]] булмаган авторитетларны яклау, аларның абруен иң югары дип санау хас: дин өлкәсендә бу — Бохара мәктәбе булса, дәүләттә — [[РоссияРусия империясе]] хакимиятләре. [[Патша]] [[РоссияРусия]]се кануннары, империядәге төп конфессияләрнең мәнфәгатьләрен яклап, көферлек өчен каты җәза бирүне күздә тоткан.
 
[[1917 ел]]га кадәр кадимчелек татар җәмгыятендә киң таралган була. Кадимчелек идеологиясен сугарып тору белән кадими [[мәдрәсә]]ләр, аларның мөдәррисләре, мөгаллимнәре шөгыльләнә.