Фатиха Аитова мәктәбе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 22:
{{Портал|Тарих}}
{{Портал|Казан}}
[['''Фатиха Аитова мәктәбе]]''' — [[Казан]] [[шәһәр]]ендә [[1909 ел]]ның [[27 август]]ында [[татар]] [[кыз]]лары өчен ачылган дөньяви урта белем йорты. Мәктәпне ачучы һәм җитәкчесе — [[Фатиха Аитова]] (''[[1866]]-[[1942]]'').
 
== Тарих ==
[[Файл:Ф.Г.Аитова 1.jpg|200px|thumb|right|Мәктәпнең хуҗасы [[Фатиха Аитова|Ф.Г. Аитова]]]]
[[XIX гасыр]] ахырларында [[Аурупа]] мәдәниятенең тәэсире, капиталистик мөнәсәбәтләр үсү, милли буржуазия барлыкка килү [[РоссияРусия]]дә иҗтимагый тормыш шартларын үзгәртә, прогрессив көчләр барлыкка килә. [[Халык]]ның хәлен үзгәртү өчен хәрәкәт башлана. [[Татар]]лар арасында башланган [[җәдитчелек]] хәрәкәте феодализмга каршы көрәшә, белемгә, яңалыкка омтыла, [[хатын-кыз]] мәсьәләсен хәл итүгә омтыла. Милләтне алга җибәрү, аң-белемле [[яшьләр]] тәрбияләү зарурлыгы туа. Андый яшьләрне тик аң-белемле, мәдәниятле аналар гына тәрбияли алуын аңлап, хатын-кызларны — булачак аналарны — укыту, мәдәниятле итү мәсьәләсе алга куела.
 
[[1905 ел]]гы [[инкыйлаб]] чорында [[татар]] [[кыз]]лары өчен булган мәктәпләргә яңалыклар кертүне яклаган хәрәкәт җәелә. [[Татар теле]]ндә чыга башлаган [[газета]]лар да әлеге мәктәпләрдә яңа уку тәртибе кертү һәм дөньяви белем бирү кирәклеген язып чыгалар. [[Шәһәр]]ләрдә татар кызлары өчен яңа типтагы мәктәпләр ачыла башлый. Шундый мәктәпләрдән [[Казан]] [[шәһәр]]ендә алданрак ачылган [[Ләбибә Хөсәения мәктәбе]]н һәм Фатиха Аитова мәктәбен атарга була.
Юл номеры - 38:
 
== Башлангыч дини мәктәп ==
Аитова мәктәбе башта башлангыч дини мәктәп була. [[Дин]] дәресләре укытыла, догалар, намаз өйрәтелә. Шулар белән бергә [[татар теле|татар]], [[рус теле|рус]] телләре, [[математика|хисап]], [[җәгърафия]], [[табигать]], матур язу, рәсем фәннәре укытыла. [[Гаилә]] тормышы өчен кирәкле аш-су әзерләү, кисү-тегү, чигү эшләренә өйрәтергә аерым осталар чакыра. Аитова мәктәбенә укытучылар җитмәгәндә, Ләбибә Хөсәения мәктәбенең иң алдынгы укучыларын укытучы итеп чакыра.
 
== Татар кызлары гимназиясе ==
[[1913 ел]]да укучылар саны 200 гә җитә. Үзендә 4 сыйныф укыган кызларны тагын да зуррак сыйныфларда укыту өчен, [[1913 ел]]да мәктәбен рус гимназиясе кебек сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртеп корырга рөхсәт сорап, [[Казан губернасы|губерна]] органнарына ясаган мөрәҗәгате кире кагыла. [[Петербург]]ка, [[РоссияРусия империясе]]нең мәгариф министрлыгына барып җитеп, [[Казан]]да татар кызлары өчен хосусый урта мәктәп ачарга рөхсәт ала.
 
[[1916 ел]]ның [[29 октябрь|29 октябрендә]] башлангыч мәктәп Казандагы татар кызлары гимназиясенә әйләнә.
 
== Фәннәр ==
[[Ислам]] дине, [[татар теле]], [[татар]] [[тарих]]ы, [[рус теле]], татарча-русча матур язу, хисап, җәгърафия табигать, рәсем, кул эшләре, кул һөнәре янына [[гарәп теле]], [[рус]] [[тарих]]ы, гомуми тарих, геометрия, алгебра, анатомия, гигиена, педагогика, дидактика өстәлә. Бер яңа чит тел укыту да күздә тотыла. [[Рус теле]], [[рус]] [[тарих]]ы, [[РоссияРусия]] [[җәгърафия]]се [[рус теле]]ндә, башка фәннәр [[татар теле]]ндә укытыла.
 
== Укытучылар ==
Юл номеры - 56:
 
== Чыганаклар ==
# Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN: 0-95-30650-3-0
# Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.