Павел Нахимов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Павел Нахимов''', Павел Степанович Нахимов, {{lang-ru|Нахимов Павел Степанович}} — [[XIX гасыр]]да [[РоссияРусия]]нең хәрби флот җитәкчесе, сәргаскәр (''адмирал''). [[Севастополь]] оборонасы каһарманы.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Юл номеры - 28:
[[Файл:Order Nakhimov 1st degree.png|мини|150px| 1 дәрәҗә [[Нахимов ордены]]]]
[[Файл:1987 CPA 5901.jpg|мини|<small>Почта маркасы. [[ССРБ]], <br /> [[1987]]</small>]]
[[Файл:Rus Stamp-Nahimov-2002.jpg|мини|<small>Почта маркасы. [[РоссияРусия]], <br /> [[2002]]</small>]]
[[Рәсем:Ivan Constantinovich Aivazovsky - The Russian Squadron on the Sebastopol Roads.jpg|271x271px|мини|Севастополь рейдында торган рус эскадрасы, [[Иван Айвазовский]], 1846 ел|left]]
[[1802 ел]]ның [[23 июнь|23 июнендә]] [[Смоленск өлкәсе|Смоленск губернасы]] [[Вязьма]] өязе Волочек(''хәзер'' Нахимовское) [[авыл]]ында туган. [[1815 ел]]дан [[Питырбур]]да диңгез корпусында кадет, [[июль]] аеннан гардемарин. [[Михаил Бестужев|М.А. Бестужев]] һәм [[Владимир Даль|В.И. Даль]] белән бергә укыган. [[1818 ел]]ның [[февраль|февралендә]] 16 нчы яшендә диңгез корпусын төгәлли. Мичман дәрәҗәсе ала. [[Балтыйк диңгезе|Балтика]] флотына җибәрелә. 2 ел җилкәнле «Янус» карабынд вахта башлыгы булып йөзә. [[1822 ел]]да [[Михаил Лазарев|М.П. Лазарев]] җитәкчелегендәге «Крейсер» хәрби карабына күчерелә. [[1822]]-[[1825 ел]]ларда дөнья тирәли сәяхәттә катнаша: [[Кронштадт]]-[[Балтыйк диңгезе]]-[[Төньяк диңгез]]-[[Атлантик океан]]-[[Африка]] [[көньяк|көньягы]]-[[Һинд океаны]]-[[Австралия]]-[[Тын океан]]-[[Аляска]]-[[Көньяк]] [[Америка]]-[[Атлантик океан]]-[[Кронштадт]]. Сәяхәттән кайткач, 4 дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә. [[1823 ел]]ның [[март]]ыннан лейтенант. [[1826 ел]]ның мартыннан М.П. Лазарев кул астындагы, төзелеп килүче «[[Азак]]» карабына күчерелә. «Азак» карабы [[1826 ел]]ның [[сентябрь|сентябрендә]] суга төшерелә һәм [[Балтыйк диңгезе|Балтика]] флотына кушыла.
 
== Рус-төрек сугышы ==
[[1827 ел]]ның [[җәй|җәендә]] [[Балтыйк диңгезе|Балтика]] флоты караблары [[Урта диңгез]]гә бара. Максат — [[Греция|грек]] баш күтәрүчеләренең [[төрек]]ләргә каршы азатлык хәрәкәтенә теләктәшлек итү. [[1827 ел]]ның [[8 октябрь|8 октябрендә]] Наварин бухтасында [[Төркия|төрек]]-[[мисыр]] флотына каршы бәрелештә катнаша. Саны буенча күпкә зуррак дошманны тар-мар итүдәге шәхси батырлыгы һәм ут яудыру осталыгы өчен 4 дәрәҗә Изге Георгий ордены белән бүләкләнә һәм капитан-лейтенант дәрәҗәсе бирелә. [[1828 ел]]да [[Кара диңгез]]дә [[төрек]] флотына каршы сугышта «Наварин» корветы капитаны буларак, [[Дарданеллар|Дарданел бугазын]] камауда катнаша. [[1832 ел]]дан [[РоссияРусия]] җилкәнле флотының иң яхшы карабы — «Паллада» фрегаты капитаны. [[1834 ел]]ның [[гыйнвар]]ыннан [[Кара диңгез флоты]]на күчерелә. 84 туплы «Силистрия» карабының II ранглы капитаны итеп билгеләнә. [[1837 ел]]дан I ранглы капитан. [[Кавказ]] [[тау]] [[халык]]ларына каршы хәрәкәтләрдә катнаша. [[1845 ел]]да [[контр-адмирал]] дәрәҗәсе бирелә. Яңа диңгез уставына өстәмәләр тәкъдим итә. Хәрби-диңгез сәнгате тактикасы һәм стратегиясен эшләүгә өлеш кертә. Пар ярдәмендә йөзүче флотны булдыруны кайгырта. [[1852 ел]]да вице-адмирал дәрәҗәсендә [[Кара диңгез флоты]] эскадрасы башлыгы итеп билгеләнә. [[1853 ел]]ның [[сентябрь|сентябрендә]] [[Кавказ]] яр буена 16 меңле десантны оста күчерүе өчен II дәрәҗә Изге Владимир ордены ала.
 
== [[Кырым сугышы]] ==
[[1853 ел]]ның [[октябрь|октябреннән]] [[Англия]]-[[Франция]] флоты [[Дарданеллар|Дарданел бугазына]] килә. [[РоссияРусия]] флоты [[Босфор бугазы]]н оста итеп крейсер белән камый.
 
==== Синоп сугышы ====
Юл номеры - 42:
 
== Акъярны саклау ==
П.С. Нахимов һәм В.А. Корнилов кисәтүгә карамастан, [[РоссияРусия]] коры җир гаскәрләре башлыгы кенәз А.С. Меньшиков [[Акъяр]]ны саклануга әзерләми. Вице-адмираллар бу эшкә үзләре тотына: яр буенда 22 мең гаскәри, 2000 туп туплана. [[1854 ел]]ның [[сентябрь|сентябрендә]] 62 меңлек [[Англия]]-[[Франция]]-[[Төркия]] [[армия]]се [[Евпатория]] районында ярга чыгып, [[Акъяр]]га таба хәрәкәт итә. Берләшкән [[армия]]нең беренче һөҗүме уңышлы кире кагыла, ләкин В.А. Корнилов һәлак була. [[Шәһәр]]не саклау 11 ай, [[1855 ел]]ның [[август]]ына хәтле дәвам итә. [[1855 ел]]ның [[март]]ында П.С. Нахимовка адмирал дәрәҗәсе бирелә. Ул [[Малахов курганы]]нда башы яраланудан һәлак була.
 
== Хәтер ==
* [[Акъяр]]да һәйкәл куелган.
* [[РоссияРусия]] флоты крейсерына исеме бирелгән.
* [[Бөек Ватан сугышы]] елларында [[Нахимов ордены]] булдырылган.
* [[Питырбур]]да һәм [[Акъяр]]да яр буе урамнарына исеме бирелгән.
Юл номеры - 62:
 
== Чыганаклар ==
# XIII-XIX гасырларда РоссияРусия дәүләтенең бөек сәргаскәрләре һәм флот башлыклары. [[Казан]]: «Мәктәп», [[2005]].{{ref-ru}}
 
== Сылтамалар ==