ТР милли банкы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 61:
Банк бинасын саклаучы [[Янис Берзинь]] җитәкчелегендәге [[Латвия|латыш]] [[укчы]]лары отряды банктан чигенгәч, шәһәр кешеләре банкны таларга ташлана. Идән астына борылмалы (винтлы) [[тимер]] баскычтан төшәсе булганга, алтын тутырылган чиләк күтәреп менүчеләргә аска омтылучылар менәргә комачаулый. Сейфлар һәм стеллажлар янында этеш-төртеш башлана. Экспроприация барып чыкмый: көндезге 3 тә [[ак чехлар]] банкны сак астына ала.
 
Ике атнадан [[Лев Троцкий]] җитәкчелегендә [[Кызыл Армия]] бүлгеләре [[Казан]]ны азат итәргә омтылгач, [[ак чехлар]] [[РСФСР|кызылларның]] хатасын кабатламый. Алтын запасы төялгән ике пароход кораллы сак астында [[СамараСамар]]га озатыла. 645 533 893 сум 21 тиенлек алтын, 100 млн сумлык кредит билетлары, көмеш, платина һ.б. кыйммәтләр төялгән ([[Октябрь инкыйлабы|инкыйлаб]]ка хәтле бәядә барлыгы 1,1 млрд сумлык) йөк тимер юлдан [[Уфа]]га, аннан [[Омски]]га озатыла.
 
* [[1929 ел]]ның [[13 сентябрь|13 сентябрендә]] [[ССРБ]] үзәк банкы белән [[Франция]]нең «Р. де Люберзак и Ко» банкир йорты арасында Казан банкыннан югалган 400 тартма алтын, көмеш, платинаны табып, [[ССРБ]] банкына кире кайтару турында.яшерен килешү төзелә. Көз көне меңәрләгән кызыл гаскәрче [[Казан]] тирәсендәге бик күп чокырларны, [[тимер]] чыбыклар белән җиргә төртеп, тикшереп чыгалар. Эзләүнең нәтиҗәсе булмый.<ref>[http://www.cbr.ru/regions/main_reg.asp?ni=TAT-N&node=105&rez=0&OldBr=Yes Алтын бизгәге]</ref>