ТР милли банкы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильвир (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарих: clean up using AWB
Юл номеры - 36:
Русия банкының Казан бүлекчәсе башта [[Казан кирмәне]]ндә урнашкан була. [[1876 ел]]да ''Черек күл урамына'' (хәзерге [[Дзержинский урамы]]) {{comment|мигъмар|архитектор}} И. А. Васенков проекты буенча салынган 3 катлы үз йортына күченә.
 
[[1884 ел]]да [[Казан]]да [[тимер юл]] ачылу сәбәпле [[шәһәр]]дә тауар алмашу көчәя, сәнгатькәрләр һәм сәүдәгәрләр кредит-акча оешмаларына ешрак мөрәҗәгать итә башлыйлар. Банк бүлекчәсенең бинасын зурайту кирәк була. [[1911 ел]]да [[Санкт-ПетербургПитырбур]]тада [[Казан]] бүлекчәсенең яңа бинасын төзү турында карар кылына. Зур Проломная урамында урын сайлана. Банк салынасы урындагы 2 нче ир балалар гимназиясе ([[1846 ел|1846]]-[[1856 ел]]ларда [[Николай Лобачевский]] яшәгән бина) сүтелә, банк җирлегендәге аерым хуҗаларның йортларын банк сатып ала һәм сүттерә. Сәүдәгәр Гобәйдуллин гына үзе хуҗа булган бинаны сүтәргә риза булмый.<ref>[http://nik-rech.narod.ru/album_kazan_dostoprim/bank_national_rt/index.htm Народ.ру сайты. Фотолар]</ref> [[1914 ел|1914]]-[[1915 ел]]ларда {{comment|мигъмар|архитектор}}лар Ф.П. Гаврилов һәм А.&nbsp;Г.&nbsp;Сапунов проекты буенча инженер Трифонов (банк бүлекчәсе идарәчесе — А.&nbsp;Ф.&nbsp;Квецинский) банк бинасын бер(уң) канатлы итеп төзергә мәҗбүр була.<ref>''Җитешмәгән сул канатын соңгы елларда гына төзеп куйдылар.''</ref> [[Октябрь инкыйлабы|Инкыйлаб]]ка кадәр банк бүлекчәсендә 9 идарәче ({{Lang-ru|управляющий}}) алмашына. Беренчесе — В.&nbsp;П.&nbsp;Безобразов, тугызынчысы — И.&nbsp;А.&nbsp;Тихенко.
[[Октябрь инкыйлабы|Инкыйлаб]]тан соң бүлекчә контора дәрәҗәсенә күтәрелә. Контораның беренче идарәчесе П.&nbsp;А.&nbsp;Марьин [[РСФСР|Совет]] хөкүмәтенә тугрылыгын эш белән раслый. Бер аяксыз гарип булуына карамастан, [[Казан]] банкы подвалында сакланган [[алтын]] запасын [[ак чехлар]] төяп [[Себер]]гә алып киткәч, ташламыйча озата бара һәм [[1920 ел]]ның 3 маенда эшелон (13 вагонда 340 тонн алтын) белән [[Казан]]га кире кайта.<ref>''РФ Үзәк банкы мәгълүматы''</ref>